Көнүзәк
12 сентябрь 2025, 05:35

Сезнеңчә, Милли кием көненең әһәмияте нәрсәдә?

Сорауга Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкортстандагы вәкиллек җитәкчесенең урынбасары, психолог һәм коуч Гөлшат Сафина җавап бирә. 

Сезнеңчә, Милли кием көненең әһәмияте нәрсәдә?Сезнеңчә, Милли кием көненең әһәмияте нәрсәдә?
Сезнеңчә, Милли кием көненең әһәмияте нәрсәдә?

Сезнеңчә, Милли кием көненең әһәмияте нәрсәдә?

-Телләр саега барган заманада кызык тенденция күзәтәм - милли образ элементларын яшьләр активрак рәвештә куллана.

Глобальләшү шартларында, мәдәни чикләр юылганда, милли кием үз-үзеңне белдерү һәм уникальлекне саклауның мөһим коралына әверелә кебек. Тиз үзгәрүче дөньяда үз-үзеңне чагылдыруның бер дигән варианты, миңа калса. Монда мин әбиләрнең сандыгында сакланган борынгы кием һәм элементларны киеп йөрү турында әйтмим, ә тегү, чигү осталары тарафыннан бүгенге көндә эшләнелгән матурлыклар турында.

Җаның теләгән калфак, читек, чигүле күлмәк, изү яки хәситәне сатып алып була хәзер. Гадәттә болар кул яки машина чигүе белән эшләнгән, тегелгән кечкенә партияле әйберләр. Шуңа күрә сыйфатлысын киям дисәң, бәяләр арзан түгел, әлбәттә.

Шулай ук хәзер татар теленең афоризмнары, халык сөйләме, җырлардан өзекләр, милли бизәкләр бастырып кына алынган худи, футболка, толстовкалар да модада.

Мин үзем калфаклар коллекцияләргә яратам. Тектерәм, чиктерәм, әзерне сатып алам. Милли бизәкле яулык, носки, күн тышлы дәфтәрләрне дусларыма бүләк итәргә дә яратам - шулкадәр сөенеп алалар.

Төрле милләтнең җитди кешеләре янына, чараларга да образларымны "татарлаштырып" йөрим - күңелемә бик ошый. Җитди костюмга милли брошь яки алка булса да өстим. Башка халыкларның да үзеидентификациясен саклап, киемнәрен баетканын яратам.⠀

Миллилек - ул бик стильле дә була ала. Бу мәдәни мирасны саклау ысулы гына түгел, һәркем үз урынын таба алырлык күптөрле һәм гармонияле дөнья булдыру мөмкинлеге дә. Һәм республикада үткәрелүче Милли кием көне тагын бер тапкыр шушы хакта исебезгә төшерүе белән әһәмиятле дә инде!

#МиллиКейемКөнө2025 #ДеньНациональногоКостюма2025

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас