Көнүзәк
7 сентябрь 2025, 07:00

Бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап үтте.

Бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнәБүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә
Бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә

"Хөрмәтле дуслар, сезне Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

 

Бүген тармакның йөзләрчә мең белгече нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә, нефть химиясе объектларын төзүдә намуслы хезмәт сала, нефть-газ сәнәгате комплексы өчен заманча җиһазлар уйлап таба һәм җитештерә.

 

Ягулык-энергетика комплексы Русия икътисадының төп тармагы һәм Башкортстан сәнәгатенең нигезе булып кала. Республика Русиянең иң күп нефть чыгару күләме булган төбәкләре арасында сигезенче һәм эшкәртүгә кергән нефть күләме буенча беренче урында тора. Бездә «скважинадан бензоколонкага кадәр» бөтен җитештерү циклы төзелгән. Төбәк өлешенә Русиянең нефть чималын эшкәртүнең - 13 проценты, автомобиль бензинының - биштән бер өлеше диярлек, дизель ягулыгының 16 проценты туры килә. Нәкъ менә нефть тармагы төбәк бюджетына керемнәрнең якынча 40 процентын китерә.

Башкортстан сәнәгать һәм көнкүреш кулланучыларына газ бирүне тәэмин итүче алга киткән газүткәргечләр челтәренә ия, газ үткәрү дәрәҗәсе буенча лидер булып тора. Төбәктә 1,5 миллион фатир һәм йорт, 20 меңнән артык пар казанлыклары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, социаль һәм башка объектлар газлаштырылган. Үткән ел йомгаклары буенча республика газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә - өченче, автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре саны буенча беренче урынга чыкты.

Сезнең хезмәтегез, республика һәм ил үсешенә керткән зур өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, тынычлык, игелек телим!" - диелгән тәбрикнамәдә.

Фото: "Башинформ".

Бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә
Бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнә
Автор:
Читайте нас