

- Ат белән бәйле нәрсәләрнең барысы да миңа бик кызык. Башкортлар һәм казахлар охшаш: безнең өчен ат - төп милек, - дип уртаклашты үзәк җитәкчесе урынбасары Алмагөл Баймөхәммәтова. - Без егермегә якын ат тотабыз. Безнең өстәлдә төп ризык - ат ите. Башкортлар кебек үк, без дә казылык, бишбармак, каклаган ат һәм кыздырылган ат ите яратабыз.
Казах ат үрчетүчеләренең башкорт атлары белән кызыксынуы очраклы түгел. Алар аның чыдамлыгын һәм сөт сыйфатларын югары бәялиләр икән.
- Узган ел хуҗалыгыбыз өчен башкорт токымыннан бер бия сатып алдык. Аның сөтле, чыдам булуы турында ишеткән идек. Безгә колыннарның сәламәт булуы бик мөһим, ә башкорт атының моның өчен сөте дә күп, — диде Алмагөл Баймөхәммәтова.
Сүз уңаеннан, делегация составына ул фестивальдә үзенә тагын бер перспективалы бияне карау өчен керергә карар кылган. Исегезгә төшерәбез, бүген, 6 сентябрьдә, Баймак районының Граф күле янында "Башкорт аты" IV Халыкара кимәлдәге фестиваль уза. Ул Русиянең 17 дәүләтен һәм 12 төбәген берләштерәчәк.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Фестивальнең Матбугат хезмәте.