

Радий Хәбиров торак алу мөмкинлеген арттыру буенча Русия Хөкүмәте стратсессиясендә катнашты.
2 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин үткәргән торак алу мөмкинлеген арттыру буенча стратегик сессиядә катнашты.
– Без бүген ташламалы ставка белән эшли торган ипотека программалары турында җентекләп сөйләшәчәкбез. Аларның иң ихтыяҗлысы-гаилә ипотекасы. Агымдагы ел башында без аны икенчел торакка тараттык. Төзелеш күрсәткечләре югары булмаган Русия субъектлары өчен, – диде Михаил Мишустин.
– Әмма кайбер сәбәпләр буенча, торак базарында ихтыяҗ кими. Мондый тенденцияне җиңү өчен кирәкле карарлар эшләнгән. Беренче чиратта банклар ташламалы шартларда ипотека биреп алган өстәмә комиссияләргә карата. Һәм барлык төп кредит оешмалары бу комиссияләрне гамәлдән чыгарды. Шулай ук, төзүчеләр эшне дәвам итсеннәр һәм базарда яңа йортлар барлыкка килсен, ә кешеләр үзләренә туры килә торган торак таба алсын өчен ипотека программалары лимитларын киңәйттеләр.
Ил Хөкүмәте Рәисе билгеләп үткәнчә, төзелеш секторындагы вәзгыятьне даими контрольдә тотарга кирәк. иң мөһиме – тупланган потенциалны югалтмау, ул барыннан да элек «Тормыш өчен Инфраструктура» гомумдәүләт проектының бурычларын үтәү өчен кирәк. Шул исәптән, исегезгә төшерәм, 2030 елга 660 млн кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырырга. Шулай ук – авария фондының 6,2 млн «квадратын» күчерергә, –дип ассызыклады Михаил Мишустин. – Моннан тыш, Русия Банкы белән берлектә яңа төзелешләрне проектлы финанслауга кредитлар буенча процент ставкасын вакытлыча субсидияләү инициативасын әзерләдек. Ул барыннан да элек кече шәһәрләрдә вәзгыятьне яхшыртырга тиеш.
Башкортстанда 2025 елның гыйнвар-июлендә 12,2 мең фатир гамәлгә кертелде. Индивидуаль төзүчеләр тарафыннан төзелгән торак өлеше 85,6 процент тәшкил иткән. Торак йортларны файдалануга тапшыру буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урында тора.