Көнүзәк
2 сентябрь 2025, 11:00

«Башҡорт аты» этномәдәни фестивале узачак

Проект Башкортстан Башлыгы грантлары ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

«Башҡорт аты» этномәдәни фестивале узачак«Башҡорт аты» этномәдәни фестивале узачак
«Башҡорт аты» этномәдәни фестивале узачак

Проект Башкортстан Башлыгы грантлары ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

 

Баймак районының “Графское” күле буенда 6 сентябрьдә «Башҡорт аты» этномәдәни фестивале узачак. Биредә «Башҡорт аты — Башкортстан бренды» документаль фильмы проморолигын тәкъдир итү булачак.

Проект БР Башлыгы грантлары ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Ул Башкортстанның атчылык, кымызчылык һәм халык һөнәрчелеге традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, шулай ук Башкорт аты брендын федераль дәрәҗәдә алга этәрүгә юнәлтелгән.

Картина республиканың төрле районнарында, шул исәптән Баймак районында да төшерелде. Анда атчылык традицияләре аеруча саклана.

Беренче планда- Башкортстан табигатенең матурлыгы,атаклы башкорт аты һәм туган тел. Фильмга аның геройлары — тамашачыларны төбәкнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыручы кешеләр аерым кыйммәт бирә. Алар арасында «Ирәндек» этнотурыннан Айсылу Фәйзуллина да бар, ул кымыз әзерләү серләре белән уртаклаша.

Расих Юртбаков ат спортына өйрәнүче яшь егетләр, ә Алмаз Шөгер үзенең казанышлары һәм ат спорты үсешенә керткән өлеше турында сөйли.

Картинаны ясауда шулай ук ат үрчетүчеләр, галимнәр, кымыз ясаучылар, көтүчеләр, һөнәрчеләр, күн эшләнмәләре осталары, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм ат спорты вәкилләре катнашкан.

 Документаль фильм тамашачыларны уникаль башкорт аты белән таныштырып кына калмыйча, профильле уку йортлары студентлары, яшь белгечләр һәм ат үрчетү һәм башкорт традицияләре белән кызыксынучылар өчен дидактик материал да булырга тиеш.

Фестиваль кунаклары фильмның беренче кадрларын күреп, аның авторларының нияте белән якыннан таныша алачак. Исегезгә төшерәбез, традиция буенча «Башкорт аты» программасында – спорт ярышлары, зур ат парады, театральләштерелгән тамаша, һөнәрләр күргәзмәсе, башкорт эстрадасы йолдызларының зур концерты һәм башкалар.

Халыкара фестиваль инде дүртенче ел уздырыла. Бу башкорт атлары токымын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган зур фәнни-агарту һәм мәдәни-спорт чарасы.

 


 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас