Көнүзәк
26 Августа 2025, 06:11

Хәлең ничек, игенче?

Сәгате алтыннардан кыйммәт көннәр...

Хәлең ничек, игенче?Хәлең ничек, игенче?
Хәлең ничек, игенче?

Сәгате алтыннардан кыйммәт көннәр...

 

Кыр эшләренә нәтиҗә ясаганда, ел саен: “Катлаулы һава шартларына карамастан, безнең игенчеләр...” дигән сүзләр яңгырый. Соңгы елларда нишләптер бик еш кабатлана ул. Чынлап та, яңгыр да вакытында яуган, җил дә вакытында искән еллар бик тә сирәк, безнең төбәктә юк, диярлек. Я кыздыра, көйдерә, йә җәй буе боз бәреп ега, агыза.

Быелгы җәй дә искәрмә булмады, шундый ук көйсез килде.  Җимешләре ишелеп уңды аның. Ә менә игеннәр, тырышып-тырышып өлгереп, инде уңыш җыюга тотынып кына торганда кара болытлар “эшкә кереште”, күкнең “төбе тишелде”, диярсең. Берни турында уйламый, игенчеләрне аларның  хезмәтен кызгандым. Ә яңгыр яуды да яуды...

Менә, ниһаять, кояш күренде. Озакка киткән яңгырлар иген җитештерүче хуҗалыкларның планнарына бер дә кирәкмәгәнчә үз төзәтмәләрен кертте, әмма кыр батырлары куелган бурычларын үтәүдә. Мөмкинлек булу белән игенчеләр басуга чыкты. Җанга тигән яңгырлар күп зыян салма да, игенченең хезмәт дәртен сүндерә алмады, ашкынулары, ашыгулары, тизрәк игенне җыеп алу теләге шулкадәр көчле, хәтта ки дымы сыгылып торган җирдә дә тузаннар күтәрелде.

Кырлар өстендә кабат комбайннар, техника гөрелтесе күтәрелде. Чакмагыш районы буенча 70 берәмлектән артык техника кырда эшли. Хәзер һәр сәгать, һәр минут саен алтын бәрабәренә тора. Уңышның өчтән бере җыелган, 69 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык 53 ц/га тәшкил итә. Игенчеләр өчен көн дә, төн дә юк – басуларда тәүлек әйләнәсе эш кайный.

Күңелле бу көннәрдә басуларда! Җылы җил дә, соңга калып уянган кебек, игенчеләрнең йөрәк тибеше белән ярышып, җирне җилләтеп, кешеләрне сөендерергә теләгәндәй тырышып исә...

Бу фото һәм видеода Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгы батырлары  алсыз-ялсыз иген җыя, салам төрә, аны малчылык фермаларына якынрак ташый. Бер техникага төяп алып киткәнче, икенчесе килеп җитә, әзер тора.  Эш бер минутка да тукталып тормый (кыска гына төшке аш вакытын исәпләмәгәндә). Шуңа күрә алар янына барып, сүз катып, эштән бүлеп тору кирәкми иде, мин шушы ракурстан гына күзәтеп, теләкләр теләп, ары киттем. Исән-сау эшләгез генә, кыр батырлары...

Санаулы көннәрне үз файдагызга кулланып калыгыз, кадерле игенчеләр. Үзегез исән-сау булыгыз.  Сез штурвал артына утырмасагыз, әллә нинди акыллы, көчле техника да туң тимер ул, берни дә эшли алмый. Урып-җыюны тиз генә, имин генә төгәлләргә язсын сезгә. “Кояшкаем, чык-чык!” – дип ешрак кабатласак ничек икән?..

 

Хәлең ничек, игенче?
Хәлең ничек, игенче?
Хәлең ничек, игенче?
Хәлең ничек, игенче?
Хәлең ничек, игенче?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас