

Китапханәләрнең үз чаралары.
Китапханәләр дә Армия мәдәнияте көннәренә җитди әзерләнде.
РФ Оборона министрлыгы проекты бөтен республиканы колачлап алды. Башкортстанның барлык почмакларында 22-27 август көннәрендә 300гә якын чара уза. Китапханәләрнең үз программасы.
Мәсәлән, Чишмә районы китапханәләрендә фашист тоткынлыгында фашистларга каршы геройларча көрәшкән батырларны искә алдылар. Мөхтәрәм кунаклар арасында-Чишмә районы кешесе, концлагерь тоткыны, фашизмга каршы шагыйрь Рәхим Саттарның оныгы Лилия Ильевна да бар иде. Ул китапханәгә үзенең автографы белән истәлекле китаплар бүләк итте.
- Без якташыбыз Рәхим Саттарны уникенче җәлилче дип саныйбыз. Китапханәбез диварында-истәлек тактасы, шагыйрьнең иҗаты буенча әсбаплар чыгарабыз, ел саен район укучылар конкурсында аның шигырьләре яңгырый, — дип сөйләде Чишмә район китапханәсе хезмәткәре Гүзәл Фәйзуллина.
Иртәгә, 26 августта, Яңавыл мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе тактик беләзек ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Ә Чакмагыш авылының үзәк авылара китапханәсе 27 августка район хәрби комиссары А.Х. Хәбиров белән очрашуны планлаштырган.