

БСКда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы уздырылды. Фикер алышуда шулай ук Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов, Башкортостан Республикасы прокуроры урынбасары Андрей Маркин, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Головко, Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак, Стәрлетамак шәһәре башлыгы Эмиль Шәймәрданов, шулай ук медицина учреждениеләре вәкилләре һәм Башкорт сода компаниясе җитәкчеләре катнашты.
Утырышта хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм потенциаль куркынычларны булдырмау буенча күрелгән чаралар каралды. Ашыгыч хезмәтләр вакыйга урынына тиз арада килеп җиттеләр, уртак көчләр белән вакыйга нәтиҗәләрен локальләштерү һәм бетерү буенча барлык кирәкле чаралар күрелде.
Янәшәдәге территориядә әйләнә-тирә мохит сыйфатына даими контроль оештырылды.
- Биредәге вәзгыятьне Башкортстан Башлыгы аерым контрольдә тота. Без киләчәккә нәтиҗәләр ясарга һәм мондый хәлнең кабатлануына юл куймаска тиеш, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Утырышта катнашучылар зыян күрүчеләрнең сәламәтлек торышына аерым игътибар бирделәр. Алар барысы да вакыйга урынында кирәкле беренче ярдәмне алдылар һәм кичекмәстән медицина учреждениеләренә җибәрелделәр.
Комиссия утырышыннан соң төбәк Премьер-министры хастаханәдә зыян күрүчеләр белән шәхсән күреште, анда аларны урнаштыру шартлары белән танышты.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.