

Малайлар-кызлар яңа уку елына көч җыя.
Республикада балаларның җәйге ялын оештыру максатында быел җәйге ял лагерьлары саны арттырылды. Әле ял үзәкләре тулы куәткә эшли. Барын да санасаң, быел 500 мең малай һәм кыз җәйге сәламәтләндерү үзәкләрендә рәхәтләнеп ял итеп өлгерәчәк. Бу Башкортстан укучыларының 96 проценты дип әйтеп була.
Соңгы дүрт елда андый ял урыннары нык арткан. Республикада 2021 елда алар 1462 булса, быел 1899га җиткән.
Ел әйләнәсенә эшләүче балалар ял учреждениеләре икеләтә, диярлек, арткан – 29 булса, 51гә җиткән. Аларны төзекләндереп, эшләтеп җибәрү өчен 200 млн сум акча сарыф ителгән. Яңа 9 профильле ел әйләнәсенә эшли торган лагерь ачылган, 11 модульле корпус төзелгән.
тормыш хәлендә калган, МХОда катнашучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга күрсәтелә. Безнең лагерьларга Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан быел 600 бала һәм 50 озатучы кабул ителде, – диде Башкорстан Хөкүмәте премьер-министры А.Назаров..
Җәйге ялларыгыз күңелле һәм фәһемле узсын, дуслар.
Фото: mgazeta.com