

Төбәк җитәкчесе урып-җыю кампаниясенә старт бирде һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
— Республика хөрмәтле аграрийларыбызга, шул исәптән авыл хуҗалыгын индустриальләштерү өлешендә дә һәрвакыт даими төстә ярдәм итте һәм бу эш арытаба да дәвам итәчәк. Бу көннәрдә кырларга 4 190 комбайн чыгачак, узган ел белән чагыштырганда 80гә күбрәк. Муниципалитетларыбызга, фермер хуҗалыклары башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә яңа техниканы актив сатып алулары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Үз ягыбыздан без авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын, шул исәптән үзебездә җитештерелгән җиһазларны сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү буенча барлык йөкләмәләрне дә үтәячәкбез, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.