Көнүзәк
25 июль 2025, 04:25

Берүк мондый мәгълүматтан ерак торыгыз!

Интернетта экстремистик материаллар эзләгән өчен штрафлар турында закон кабул итте.

Берүк мондый мәгълүматтан ерак торыгыз!Берүк мондый мәгълүматтан ерак торыгыз!
Берүк мондый мәгълүматтан ерак торыгыз!

Дәүләт Думасы интернетта экстремистик материаллар эзләгән өчен штрафлар турында закон кабул итте. Физик шәхесләр өчен  административ штраф күләме 3-5 мең сум каралган.

“Әлбәттә, законны кабул итү белән без әлеге мәсьәләне контрольдән төшереп калдырмыйбыз. Әгәр нормаларның камил түгеллеген, төзәтмәләр таләп ителгәнен күрсәк, законга янәдән әйләнеп кайтачакбыз”, – диде парламент рәисе Вячеслав Володин.

Тавыш бирү алдыннан парламентарийлар каршында Русиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев чыгыш ясады. Аның әйтүе буенча, экстремистик дип саналган сайтларга кергән өчен генә штраф салмаячаклар, ә менә алдан уйлап экстремистик материаллар караган өчен җавапка тарттырачаклар. Аңлы рәвештә тыелган адымга бару очракларын көч структуралары исбатларга тиеш була.

Чит ил цифрлы платформаларының дошманнарча мөнәсәбәте махсус хәрби операция башлануга туры килде, диде министр. Бу яңа законны кабул итү экстремистик материалларның алга таба таралуына юл куймаска һәм “көнбатышның зур платформаларын” блокировкалау турында әлегә карар кабул итми торырга мөмкинлек бирәчәк. “Гадәти кулланучылар зыян күрмәячәк. Бу бик мөһим”, – диде ул.

Кем әйтмешли, бәладән баш-аяк, берүк мондый мәгълүматтан ерак торыгыз.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас