Көнүзәк
24 июль 2025, 10:10

Бүген игенчеләрнең таләпләре югары

Алар игеннең гектардан 40-50 центнер уңышына канәгать түгел, ди. 

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018

Республикада уҗым һәм башка бөртекле культураларның бик яхшы сортлары бар. Бу хакта агымдагы атнада Чишмә районында селекционерлар һәм орлыкчылар өчен узган “Басу көне – 2025” семинар-киңәшмәсендә әйтелде.

– Башкорстан селекционерлары яхшы эш башкарды, бездә көзге арыш, бодай, башка бөртекле культураларның бик яхшы сортлары бар, өстәвенә, республика белгечләре аларны конкурентларга караганда югары темпларда булдыра, – диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Аның әйтүенчә, үсемлекчелектә генә түгел, терлекчелектә дә селекция һәм генетиканың мөһим мәсьәләләре буенча ешрак фикер алышырга кирәк.

– Чөнки безгә бу мәсьәләләрдә дустанә булмаган илләрдән бәйлелекне бетерергә кирәк. Шул ук вакытта җитештерүне үстерергә, экспортны арттыруны дәвам итәргә кирәк. Без инде дөньяның 41 иленә 1 миллион тонна авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарабыз. Һәм бу әле – чик түгел, 2030 елга чит илләргә сату күләмен бер ярым тапкырга арттырачакбыз, – дип сөйләде министр.

Илшат Илдус улы фикеренчә, күләмнәрнең үсеше күбесенчә селекция һәм генетикага бәйле. Бүген игенчеләрнең таләпләре югары, алар игеннең гектардан 40-50 центнер уңышына канәгать түгел. Шуңа бу юнәлештә зур эш көтелә, дип билгеләде аграр ведомство җитәкчесе.

Чишмә селекция үзәге базасында узган чарада аграр фәнне үстерүнең мөһим мәсьәләләре, селекция-орлыкчылык үзәкләрен үстерү перспективалары, орлыкчылыкта цифрлаштыру турында фикер алыштылар.

https://vk.com/mcxrb2018
https://vk.com/mcxrb2018
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас