

Бу атнада Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында М-12 “Восток” федераль автоюлының 275 чакрым озынлыктагы “Дүртөйле – Ачит” участогында хәрәкәтне башлап җибәрүгә старт бирде. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты, чөнки юлның 140 чакрымы безнең республика аша уза. 2024 елның декабрендә сафка кертелгән М-7 “Волга” юлының 65 километр участогын да исәпкә алсак, Башкортстан барлык кирәкле инфраструктуралы 205 чакрым заманча трассалы булды.
Бу түләүле юл беренче чиратта йөк транспортына, ягъни бизнеска отышлы, диләр экспертлар. Мәсәлән, элек Уфадан Екатеринбургка кадәр юл 640 чакрым тәшкил итсә, хәзер яңа юлның озынлыгы – 531 чакрым. Элек юлда 8 сәгать 35 минут вакыт үтсә, хәзер 6 сәгать 17 минутта барып җитәргә мөмкин. Экономия – 2 сәгать һәм 35 литрдан артык ягулык.
Моңа кадәр җиңел автомобильләр Екатеринбургка Мәсәгут аша йөрде. Бу – 530 километр һәм 7 сәгать 40 минут. Яңа юл шул ук араны бер сәгатькә тизрәк – 6 сәгать 25 минутта үтәргә мөмкинлек бирә.
Уфа-Пермь маршруты – 510 чакрым, юлга 8 сәгать 50 минут кирәк. Яңа юл 509 чакрымга чыга, аерма әллә ни түгел, әмма хәзер аны 6 сәгать 7 минутта узарга була. Озынлыгы бертөрле, әмма яңа маршрут 3 сәгатькә диярлек тизрәк!
Икенчедән, яңа юл – ул районнар икътисадын үстерү. Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин фикеренчә, сыйфатлы юл килгән урынга тормыш, инвестицияләр, үсешнең яңа юнәлешләре дә килә.
Өченчедән, транспорт мәсьәләләре буенча эксперт Олег Арефьев әйтүенчә, бу трассадан файдаланмаучылар да аның файдасын тоячак. Ничекме? Чөнки калган юллардагы трафик, бигрәк тә йөк машиналары азаячак – аларның күбесе яңа юлдан йөри башлаячак, ди белгеч.
Шулай булыр дип ышанасы килә.