

Сәүдә министрлыгында ассызыклауларынча, Башкортстан Русиянең Кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле булган бердәнбер төбәге булып тора.
— Бу гражданнар мәнфәгатьләрен яклауда мөһим адым. Вәкаләтле вәкилнең төп бурычы — республикада кулланучылар хокуклары тулысынча үтәлсен, ә һәр кеше товар һәм хезмәт сыйфатында ышанычлы булсын өчен эшләү, — дип белдерде БР Сәүдә һәм хезмәтләр министры Азат Әскаров.
Анна Идрисова шулай ук Кулланучылар хокукларын яклауның милли системасында катнашучылар арасында нәтиҗәле коммуникацияләр булдыру һәм бәхәсләрне судка кадәр хәл итүне дә кертеп, кулланучылар һәм эшмәкәрләр арасында диалогның яңа формаларын оештыру белән шөгыльләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты 2021 елның августында булдырылды.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.