

Башкортстан дроннар ясау буенча ил төбәкләре арасында өченче урынга чыкты. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумында билгеле булды. Анда пилотсыз очу аппаратлары технологияләрен үстерү дәрәҗәсен бәяләүче рейтинг нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Бу исемлектә безнең республика Калуга һәм Рязань өлкәләреннән кала – өченче урында. Әйткәндәй, рейтингның пилот версиясендә 47 төбәк катнашкан.
– Бу – безнең төбәк өчен лаеклы нәтиҗә, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Пилотсыз очу аппаратлары – ул киләчәк дип күп тапкырлар әйткәнем бар. Шуңа без аларны үстерү буенча актив эшлибез. Махсус хәрби операция барышында үзләрен бик нәтиҗәле күрсәтүче FPV-дроннар җитештерүне үзләштердек. Аларны үзебезнең сугышчыларга алгы сызыкка җибәрәбез. Киләчәктә Ватанны саклаучыларны да, шулай ук дроннарны тыныч тормышта кулланучыларны да алар белән идарә итәргә өйрәтәбез. Иртәме-соңмы МХО бетәчәк, ә пилотсыз очкычларның авыл хуҗалыгыннан алып коткару операцияләренә кадәр төрле өлкәләрдә куллану потенциалы зур.
“Дронлаштыру” федераль рейтингында өченче урынны алу – ул республика сәнәгате өчен җитди чакыру. Ни дисәң дә, эш дроннар җыюда гына түгел, ә, гомумән, пилотсыз авиация тармагын заманча итеп үстерү дә сорала. Димәк, бездә җитештерү линияләре белән беррәттән тиешле инфраструктураны, логистиканы, ремонтлау тармагын үстерүне, һәм иң мөһиме, инженер-техник кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге рейтингны төзегәндә дә җитештерү генә түгел, ә инфраструктура һәм дроннарны куллану әзерлеге дә бәяләнгән. Бүгенге көндә безнең дроннар катлаулы хәрби бурычларны хәл итүдә үзен аклый икән, димәк, без дөрес юлда, диләр экспертлар. Чөнки сугыш кырында сынатмаган аппаратларны авыл хуҗалыгы, коткару операцияләре һәм башка тармакларда ышанычлы кулланып була.
“Берлек-Единство” геосәяси тикшеренүләр үзәге эксперт-аналитигы, сәяси фәннәр кандидаты, доцент Артур Рамил улы Сөләйманов:
– Башкортстанның өченче урынга чыгуы бу мәсьәләгә төбәк хакимиятенең зур игътибар бирүе белән аңлатыла. Мәсәлән, төп авыл хуҗалыгы культураларын пилотсыз авиация системасын кулланып эшкәртү методикасы илдә беренчеләрдән булып республикада булдырылды һәм расланды. Төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортларында дроннарны җыярга гына түгел, ә БПЛА белән эшләү буенча белгечләр дә әзерләргә өйрәнделәр. Боларга төбәкнең технологик инфраструктурасы үсешен дә өстәргә кирәк.
Башкортстан Башлыгының төбәк хәрбиләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Алик Финзир улы Камалетдинов:
– Дроннар буенча рейтингта республиканың өченче урында булуы –армия өчен мөһим сигнал. Эш республиканың фронтка кирәкле дроннар илтүендә генә түгел, иң мөһиме, Башкортстан дроннар төп көчкә әвереләчәк яңа армия өчен кирәкле база булдыра. “Башкортостан” полкында, Шәйморатов һәм Доставалов исемендәге батальоннарда даими рәвештә республика дроннарын кулланучы махсус төркемнәр бар. Алар безнең дроннарга яхшы бәя бирә.
М. Шәйморатов исемендәге батальонының БПЛА подразделениесенең командиры, “Африка” позывнойлы яугир:
– Без көн саен төп бурычларны хәл итүдә республикада җитештерелгән дроннарны кулланабыз. Алар һәм FPV-дроннар дошманның тере көчен һәм техникасын юк итүдә, дошманның үзен һәм тылын тәүлек буе күзәтүдә ярдәм итә. Бу аппаратлар безнең подразделениеләрнең нәтиҗәлелеген арттыра һәм, иң мөһиме, сугышчыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Чөнки алар разведка алып барырга һәм дошман белән күзгә-күз очрашмый, һөҗүм ясарга мөмкинлек бирә. Без Башкортстан дроннарын күп тапкырлар кулландык, һәм бу – безнең уртак җиңүебезгә сизелерлек ярдәм.