Көнүзәк
21 Июня 2025, 04:19

Яллар хәвеф-хәтәр белән тәмамлана күрмәсен

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Эдуард Идрисов республиканың су объектларында ял итүчеләрнең иминлеге максатларында башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Бу турыда аның чыгышы БСТ телеканалында яңгырады.

Яллар хәвеф-хәтәр белән тәмамлана күрмәсенЯллар хәвеф-хәтәр белән тәмамлана күрмәсен
Яллар хәвеф-хәтәр белән тәмамлана күрмәсен

"Республика башлыгы Радий Хәбиров Указы белән бездә 2030 елга кадәр Куркынычсызлыкны тәэмин итү программасы гамәлдә. Пляжлар саны арта. Традицион коену урыннарын минималь җиһазлау турында Карар кабул ителде, бездә алар 800 тирәсе. Алар барысы да контрольгә алынган һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә аларга тиешле игътибар бирәбез. Ике атна дәвамында барлык 174 декларацияләнгән пляжда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре профилактик визитлар уздырачак, аларның куркынычсызлык мәсьәләләрен тәэмин итүгә әзерлеге һәм барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителеше тикшереләчәк», — дип белдерде ул.

Башкортстан Республикасында тиешсез урында коенган өчен административ җаваплылык билгеләнгән (БР КоАПның 13.12 маддәсе) - гражданнарга 3 мең сум күләмендә штраф салу да каралган.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Яллар хәвеф-хәтәр белән тәмамлана күрмәсен
Яллар хәвеф-хәтәр белән тәмамлана күрмәсен
Автор:
Читайте нас