

Башкортстан экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика территориясендә поши, кыр кәҗәсе һәм аюларның артуы аучыларның сүлпәнлегенә бәйле. Гәрчә, моңарчы ауларны тыеп килсәләр дә...
Республика экология министрлыгында аучылык ресурслары буенча киңәшмәдә хәбәр итүләренчә, соңгы өч сезонда бу хайваннарны аулау сизелерлек кимегән. Кыргый җәнлекләр саны арту экосистемаларга йөкләнешне арттыра һәм кеше белән еш элемтәгә керергә сәбәп була, дип саный белгечләр. Әйтик, быел гына да Башкортстанда аюларның кешеләргә һөҗүм итүенең өч очрагы булган.
Шуларның берсе 4 майда Әбҗәлил районында булды. Шәрип авылында яшәүче 70 яшьлек кешегә урманда аю һөҗүм итә. Аны бик авыр хәлдә күпсанлы сынулар һәм ертылган җәрәхәтләр белән Белорет үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Ике атна дәвамында табиблар пациентның гомере өчен көрәшә. Алар берничә авыр операция уздырганнар, шуларның берсе алты сәгать дәвам иткән, ләкин, кызганычка каршы, пациентны коткарып кала алмаганнар.
БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахманов аучылык ресурсларын контрольдә тотуны һәм рациональ куллануны көчәйтергә кушты.