Көнүзәк
19 июнь 2025, 06:12

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Якын көннәрдә Башкортстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтә?

Якын көннәрдә Башкортстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары. Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген республикада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, көндез көчле яңгырлар, боз явачак. Көндез һава температурасы +17,+ 22 градус.

Җомга көнне, 20 июньдә, янә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, көндез боз булыр дип фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчәя. Температура төнлә +8, +13, көндез +16,+21.

 Шимбә көнне, 21 июньдә, Башкортстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, бозлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил. Температура төнлә +8,+19, көндез +16,+21.

Фото: Эльмира Ибраһимова

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас