

Янгын чыккан очракта Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 яисә урман сагының бердәм номеры 8 (800) 100-94-00 буенча шалтыратыгыз.
Бүгенгә Башкортстан урманнарында янгын куркынычы ни дәрәҗәдә, шул хакта иң мөһиме!
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 2025 елның 3 апреленнән 2 июненә кадәр барлыгы 10 урман янгыны теркәлгән, шуларның 7се халыкның ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә, 1се башка категориядәге җирләрдән күчүдән, 1се табигый факторлардан, 1се электр линияләреннән чыккан. Ут 25,1 гектардан артык мәйданны үтте. Узган тәүлектә Бөрҗән урманчылыгында 0,15 гектар мәйданда 1 урман янгыны теркәлгән. Янгын әле сүндереп бетерелмәгән. Анда 5 кеше һәм 1 бер. техника эшли.
2025 елның 2 июненә кайнар нокталарының саны: 5785 гектар мәйданда 233 данә. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында 2257 гектар мәйданда 181 термонокта теркәлгән.
Бүген Башкортостанда 4-5 класслы янгын куркынычы фаразлана! Игътибар янгын куркынычы югары класслы!
Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы зур. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәвегезне сорыйбыз!
Урман янгыны яки урман массивлары янында янгын чыккан очракта Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 яисә урман сагының бердәм номеры 8 (800) 100-94-00 буенча шалтыратыгыз.
Фото: 44.mchs.gov.ru