

Коткаручылар башкортстанлыларның су коенудан тыелып торуларын сорый.
Кич, 1 июньдә, Башкортстанда рәсми рәвештә су коену сезоны башланды. Әмма коткаручылар төбәк халкына суга чумарга ашыкмаска киңәш итә. РФ Гадәттән тыш хәл министрлыгының Башкортстан буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Кирилл Первов билгеләп үткәнчә, эссе һава торышына карамастан, сулыклар тиешле дәрәҗәдә җылынмаган – елга һәм күлләрдә су температурасы 16-18 градус тәшкил итә.
«Мондый суда коену салкын тидерү яки көзән җыеру белән тәмамланырга мөмкин, һәм бу очракта коткаручылар һәм табиблар ярдәме кирәк булачак", – дип билгеләде Кирилл Первов. Әгәр шулай да су коенасы килә икән, коткаручылар кизү торган җиһазландырылган пляжларны сайларга кирәк. Анда оператив рәвештә ярдәм алырга мөмкин.
1 июньгә Башкортстанда 118 комлык декларацияләнгән, аларның урнашу урыннары белән сайтта танышырга мөмкин. Быел барлыгы 192 рәсми комлык ачу планлаштырылган.