Көнүзәк
1 июнь 2025, 13:00

Уфаның вузара кампусында иҗтимагый киңлек ачтылар

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Китап берлеге президенты Сергей Степашин Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында булдылар. Анда яңа иҗтимагый-агарту киңлеге тәкъдир ителде.

Уфаның вузара кампусында иҗтимагый киңлек ачтыларУфаның вузара кампусында иҗтимагый киңлек ачтылар
Уфаның вузара кампусында иҗтимагый киңлек ачтылар

Проект агымдагы елның апрелендә «Белем» Русия җәмгыятенең төбәк бүлеге Күзәтчелек советы утырышы йомгаклары буенча республика җитәкчесе йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырылды. Киңлекне булдыруның максаты - «Белем» Русия җәмгыятенең төбәк бүлекчәләренең, Рус география җәмгыятенең, илнең хәрби-тарихи җәмгыятенең уртак мәгърифәтчелек инициативаларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү.

IТ-паркның икенче катындагы бинада оешмалар вәкилләре өчен дүрт эш зонасы, уртак эшчәнлек өчен коворкинг, китапханә һәм мультимедиа экраны җиһазландырылган.

Төбәк бүлекчәләре вәкилләре үз оешмаларының эшчәнлеге, шулай ук уртак эш планнары турында сөйләделәр. Әйтик, агымдагы елның җәендә профильле сменалар вакытында «Патриот» паркында күчмә күргәзмәләр һәм лекцияләр узачак, ә октябрь-декабрь айларында Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында 10 мең кешегә исәпләнгән зур лекторийлар узуы көтелә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Портал Главы РБ. 

Уфаның вузара кампусында иҗтимагый киңлек ачтылар
Уфаның вузара кампусында иҗтимагый киңлек ачтылар
Автор:
Читайте нас