

"Китап бәйрәме"III Халыкара китап ярминкәсен күптән көтелгән вакыйга бизиячәк. Форумның беренче эш көнендә Башкортстан Язучылар союзы йортын рәсми ачу вакыйгасы булачак. Уфабызның Коммунистик урамының 34 нче санлы йорты капиталь ремонтланган, аның тарихи тышкы кыяфәте сакланган.
Башкортстанның халык шагыйре Кадыйм Аралбай: "Без бүгенге көнне түземсезләнеп көттек. Бу йорт - безнең өчен туган йорт. Язучылар союзы бу бинада 1982 нче елда урнашкан иде. Бина - Уфаның тарихи-мәдәни һөйкәлләре исемлегенә кертелгән. Шуңа да ул аерым игътибарга, кайгыртуга лаек. Республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме аркасында йорт яңа сулыш алды. Биредә яшьләр иҗади үсешә алачак, тәҗрибәле язучылар исә заман таләпләренә җавап бирүче яңа әсәрләрен тудырачак. Тагын да бер зур яңалык - Башкортстан хөкүмәте карары, БР Язучылар союзы рәисе Айгиз Баймөхәммәтов тырышлыгы белән бина безнең союзга бөтенләйгә тапшырылды".
БР Язучылар союзы рәисе Айгиз Баймөхәммәтов: "Без биредә җыелыша, иҗат итеп, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә алачакбыз. Бинаны ачу тантанасы чикләрендә сафыбызга яңа әгъзалар кабул итәчәкбез".
Фото: resbash.ru