Көнүзәк
30 Май 2025, 17:05

"Урал батыр" эпосы көнен билгеләячәкбез

Бу көн һәр ел саен билгеләнәчәк.

"Урал батыр" эпосы көнен билгеләячәкбез"Урал батыр" эпосы көнен билгеләячәкбез
"Урал батыр" эпосы көнен билгеләячәкбез

Башкортстан Башлыгы указы белән 8 июнь "Урал батыр" эпосы көне итеп тәгаенләнә. Бу көн һәр ел саен билгеләнәчәк.
Республика җитәкчесе фәрманына ярашлы, республика хөкүмәтенә Башкортстан Республикасында "Урал батыр" эпосы көненә багышланган чаралар планынын әзерләү һәм раслау, финанслау чыганагын билгеләү йөкләнә.
Муниципалитетларга "Урал батыр" эпосын популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар планлаштыру киңәш ителә.

*****
Бүген Уфада «Китап бәйрәме» ярминкәсен ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Урал батыр» уникаль басма-эпосының факсимиль күчермәсен Милли музейга саклауга тапшырды.
Китапның тексты 1910 елда фольклорчы, драматург һәм мәгърифәтче Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан чәчән-курайчылар Габит Аргынбаев һәм Хәмит Әлмөхәммәтов сүзләреннән язып алынган сүзләргә нигезләнгән. Эпосның берничә кулъязмасы төзәтмә белән латин шрифтында (мөгаен, Мөхәммәтша Бурангуловның үзе) Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге архивында саклана.
Уникаль басманың күчермәсе Милли музейга вакытлыча биреләчәк, шуннан соң ул Евразия күчмә цивилизацияләр музее коллекциясенең бер өлеше булачак.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас