Көнүзәк
30 Май 2025, 05:47

Уфада "Китап бәйрәме" ачылды

Чарада беренче тапкыр Иран катнаша.

Уфада "Китап бәйрәме" ачылдыУфада "Китап бәйрәме" ачылды
Уфада "Китап бәйрәме" ачылды

Бүген Уфада "Китап бәйрәме" Халыкара китап ярминкәсе ачылды.
Башкаланың Совет мәйданында Русия шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән йөзгә якын нәшрият китапларын тәкъдим итәчәк. Катнашучылар: Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов, Киров, Мурманск, Самара, Волгоград, Саратов, Свердловск, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләреннән, шулай ук Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Коми, Дагыстан, Марий-Эл, Саха (Якутия), Хакасия, Мордовия республикаларыннан килгән.
Шулай ук Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстаннан әдәбият китерелгән. Беренче тапкыр Иран катнаша.
Ярминкәгә килүчеләрне язучылар белән иҗади очрашулар көтә. Мәсәлән, Олег Рой, Оксана Федорова, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, танкка каршы взвод командиры, шагыйрь Сергей Лобанов.
Акмулла сәхнәсендә спектакльләр барачак. Төп сәхнәдә 19.00 сәгатьтә Русия Армиясе театрының Зоя Космодемьянскаяга багышланган "Кызлар" спектакле башланачак.
Гомумән, форумның беренче көне Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операциягә багышлана. Ул "Батырлык турында сүз" девизы астында үтә. Мәсәлән, БР Милли музеенда "Илем язмышында сугыш" күргәзмәсе ачылачак, "Китап" Башкортстан китап нәшрияты Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган әсәрләр тәкъдим итәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучы, Донбасстан килгән шагыйрь Сергей Нихаенко концерты булачак.

Уфада "Китап бәйрәме" ачылды
Уфада "Китап бәйрәме" ачылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас