Көнүзәк
30 Мая 2025, 07:15

Суыткычтан китап ал!

Уфаның Совет мәйданы периметры буенча суыткычлар урнаштырылган.

Суыткычтан китап ал!Суыткычтан китап ал!
Суыткычтан китап ал!

Традициягә ярашлы, акцияне А. З. Вәлиди исемендәге милли китапханә үткәрә. Аның хезмәткәрләре суыткычларны чагу төсләргә буяганнар. Китаплар тутырылган суыткычлар витрина хезмәтен үти. Теләгән һәркем күңеленә ошаган китапны бушлай үзенә ала ала.
Китапханәчеләр суыткычны ярминкә эшләгән өч көн буена китап белән тутырып торачак.
Тагын бер кат искә алыйк: "Китап бәйрәме" чарасы 30 майдан алып, 1 июньгә кадәр эшлиячәк. Русиянең эре шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән 100-гә якын нәшрият үз китапларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук Беларусь, Казахстан, Кыргызстан да әдәби китаплар алып килгәннәр. Беренче тапкыр Иран кунаклары катнаша.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас