Көнүзәк
30 Май 2025, 06:48

Олег Рой: “Китап-Байрам” – искиткеч бәйрәм!”

Язучы быел китап бәйрәменә яңа проект белән килгән.

Олег Рой: “Китап-Байрам” – искиткеч бәйрәм!”Олег Рой: “Китап-Байрам” – искиткеч бәйрәм!”
Олег Рой: “Китап-Байрам” – искиткеч бәйрәм!”

Бүген Уфада «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсе эшли. Әлеге зур чара Башкортстан Башлыгы башлангычы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Ярминкә кысаларында бүген иртән республикабыз башкаласы кунагы, билгеле язучы Олег Рой журналистлар белән очрашты. Язучы быел китап бәйрәменә яңа проект белән килгән. Заман әдәбияты вәкиле яңа әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Ул МХО темасының мөһим урын биләвен җиткерде.
Олег Рой әйтүенчә, “Китап-Байрам” ярминкәсе төрле буын кешеләре өчен зур әһәмияткә ия. Моны ул үткән ел Китап бәйрәменнән алган кичерешләреннән чыгып та әйтә. Язучы Уфа һәм Башкортстан турында да яхшы фикердә. "Бу – соклангыч бәйрәм! – диде ул. – Монда һәркем күп фәһем алачак".
Бүген 15.00 сәгатьтә Олег Рой укучылары һәм әдәбият сөючеләр белән очрашачак. Язучы ярминкә кунаклары өчен үзе, иҗаты турында сөйләячәк, әдәби яңалыклары белән уртаклашачак. Мәскәү кунагы белән очрашуга килми калмагыз!

Фото: "Кызыл таң".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас