Көнүзәк
30 Май 2025, 14:49

Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды

Сынлы композиция Ватанны яклау өчен башларын салган ватандашларыбызның якты истәлегенә багышланган.

Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдыКунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды
Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Китап бәйрәменең абруйлы кунаклары: Русия китап союзы президенты Сергей Степашин, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия "Белем" җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль, "АСКИ" китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченев, махсус хәрби операциядә катнашучы, шагыйрь Сергей Лобанов генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Исегезгә төшерәбез: Бөек Ватан сугышы батыры Миңнегали Шәйморатовка багышланган һәйкәл 2022 елның 11 октябрендә ачылган иде. Сынлы композиция Бөек Ватан сугышы фронтларында тиңдәшсез каһарманлыклар күрсәткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә һәм Ватанны яклау өчен башларын салган ватандашларыбызның якты истәлегенә багышланган.

Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды
Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды
Кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас