

Бәйрәм программасы бай иде.
Дим бистәсенең мәдәният һәм ял паркы кичә балаларга күңел ачу һәм актив ял итү үзәгенә әверелде! Биредә мәгариф учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү оешмалары лагерьларын ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә 800 мәктәпкәчә яшьтәге бала, шулай ук мәктәп лагерьларында җәйге маҗараларын яңа гына башлап җибәрүче башлангыч һәм урта сыйныф укучылары катнашты.
Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Балалар мастер-классларда, хәрәкәтчән уеннарда һәм иҗади активлыкта катнашып, милли мәдәниятләр дөньясына чумдылар: йөгерделәр, сикерделәр, аркан тарттылар, рәсем ясадылар һәм, әлбәттә, иң шатлыклы хисләре белән уртаклаштылар. Барлык уеннар да балаларга берләшергә, танышырга һәм бик яхшы вакыт үткәрергә ярдәм итәрлек итеп оештырылган иде.
Дим районы татарлары Конгрессының катнашуы бәйрәмгә аерым төсмер бирде. Алар татар биюен тәкъдим иттеләр, шулай ук сабантуйга хас ярышлар – капчык киеп йөгерү уздырдылар.
Дим райны татар Конгрессының иң актив әгъзасы Илүсә Хәйдәрова, 74 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Сафина, 161 лицейның татар теле укытучысы Нурсилә Гыйләҗева һәм лицейның 7 сыйныф укучысы Альмира Гаитова бик матур команда булып балалар белән эшләделәр. Мәйданчыкта зур кызыксыну уятыр милли бизәкле киемнәр, әйберләрне күрергә мөмкин иде. Иң актив катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләкләр – төсле балалар китапларына лаек булдылар.
"Безгә балаларның ял итеп кенә калмыйча, илебез мәдәнияте турында ниндидер яңалык белүләре дә бик мөһим», – дип билгеләп үтте татар конгрессының Дим районы җитәкчесе Рамилә Әмир кызы Әхтәмова.
Бәйрәм ялкынлы дискотека белән тәмамланды, ә иң күңелле сюрприз тәмле туңдырма булды!
Балаларга актив ял, яңа тәэссоратлар һәм чын дуслык телибез! Бу җәй аларның ачышлары һәм шатлыклы мизгелләре белән истә калсын!