Көнүзәк
24 Май 2025, 13:41

Андрей Назаров Баймак эшмәкәрләре белән очрашты

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Баймак районының эшмәкәрләре белән очрашу үткәрде. 

Андрей Назаров Баймак эшмәкәрләре белән очраштыАндрей Назаров Баймак эшмәкәрләре белән очрашты
Андрей Назаров Баймак эшмәкәрләре белән очрашты

Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп узуынча, әлеге район үсештә. Ләкин уртак эш таләп итә торган сораулар вә мәсьәләләр бар.

— Башта без бизнес, бигрәк тә районнарда, артык каршылыкларсыз үсәрлек шартлар булдырырга тырыштык. Республика "Инвестиция сәгате" принцибы буенча муниципалитетларда "Эшкуарлык сәгате" эшли. Баймакта, мәсәлән, 25 миллиард сумнан артык инвестицияле 67 проект каралган. Без сездә МСП санының бер ел эчендә 3 процентка үсүен дә күрәбез, бу монда бизнеска уңайлы булуы турында сөйли. Моннан тыш, грантлар, субсидияләр алучылар да бар. Әмма тагын да күбрәк була алыр иде, монда сезнең яктан активлык күбрәк кирәк, — дип ассызыклады җитәкче.

Исегезгә төшерәбез, эшкуарлык тармагы вәкилләре белән очрашуларны даими рәвештә уздыруны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы ел башында йөкләгән иде.

Әйтергә кирәк, Баймак якларында 1268 кече эшкуарлык субъекты теркәлгән (ел башыннан +49).

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.

Андрей Назаров Баймак эшмәкәрләре белән очрашты
Андрей Назаров Баймак эшмәкәрләре белән очрашты
Автор:
Читайте нас