+21 °С
Болытлы


Уфа-Бәләбәй юллары.
Башкортстан Башлыгы Бәләбәйдәге юлны ремонтлауны контрольгә алырга кушты. Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бәләбәй районында М-5 трассасына тоташкан 5 км озынлыктагы юл участогын ремонтларга кушты. Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров Бәләбәйдә йомшак сырлар җитештерү цехын ачу чарасында катнашты. Биредә ул әлеге юл участогының торышына игътибар итте.
Фото:news.mail.ru