Көнүзәк
16 Май 2025, 11:30

“Авыр чакларда бер-береңә ярдәм итү гадәте – күпмилләтле халкыбыз канында”

“Атайсал” форумы изге эшләргә берләшкән якташларны җыйды. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 16 майда, Уфада “Торатау” Конгресс-холлына якташлар җыелды. Аларны якташлар көченең никадәр зур әһәмияткә ия булуын дилләүче “Атайсал” республика форумы берләштерде. Ул “Ватан көче” дип аталып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.

“Атайсал” – якташларның тормышын яхшырак һәм уңайлырак итү максатында меңләгән кешене берләштерүче уникаль проектларның берсе. Ул 2021 елның 1 мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды. Проектны гамәлгә ашыру чорында анда катнашучыларның күбесе кече ватаннары өчен игелекле һәм файдалы эшләр оештырды. Алар арасында Русиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче якташлар да байтак. 

Форумда да изге эшләргә кушылучылар саны артуы билгеләнде. Махсус хәрби операция башлангач, республика халкы, бердәм булып, МХО катнашучыларына ярдәмгә ашыкты. Бу уңайдан “Атайсал” кысалырында да зур эшләр башкарыла. Әйткәндәй, беренче елларда проект республикадан читкә киткән, әмма үзләренең кече Ватаннарын онытмаган якташларны берләштерүгә юнәлтелгән иде һәм ул “Якташлык көче” девизы белән оештырылды. МХО башыннан бу девиз “Ватан көче”нә әйләнде. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм проектның төп юнәлешләрнең берсе булып тора, диде “Бергә җиңәбез!” түгәрәк өстәлендә чыгыш ясап, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев.

Әйтергә кирәк: әлеге түгәрәк өстәл форумдагы ун чараның берсе булып, МХО катнашучыларын һәм аларның туганнарын, ветераннарын, хакимият органнары, иҗтимагый оешмалары вәкилләрен туплаган иң зурларның берсе булды. Аны “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү фондының Башкортостан буенча филиалы җитәкчесе, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина алып барды.

– Без барыбыз да Ватанны саклаучылар булып торабыз: кемдер алгы сызыкта – корал тотып, кемдер – тылда, – диде ул. Һәм рәсми өлешкә күчкәнче, һәр эшне хәер-фатихадан башлау хәерле дип, дин вәкилләренә – хәзрәт белән атакайга – сүз бирде. Махсус хәрби операция зонасында да рухи остазларның роле бәяләп беткесез: алар солдатларга рухи көч өсти, күңелләрен тынычландыра, догада булырга ярдәм итә.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән чарада катнашучыларны Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов сәламләде.

– Берничә көн элек без Җиңүнең 80 еллыгын билгеләдек. Безнең халык, иңгә иң куеп, фронтта сугыштылар һәм тылда эшләделәр. Авыр вакытларда бер-береңә ярдәм итү гадәте – күпмилләтле халкыбыз канында. Бүген, махсус хәрби операция барганда да, республика халкы читтә калмый. “Атайсал” проектын оештыручыларга бик кирәкле һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт, – диде ул.

Урал Кильсенбаев, аның фикерен дәвам итеп, “Атайсал” проектының асылы да – кече Ватанга мәхәббәт ниегезендә кешеләрнең берләшүе, дип ассызыклады.

– Кече туган илең – син яланаяк йөргән, тирә-юньдәгеләр белән дус булган урын. Яндагы кешеләрнең нинди милләттән, нинди диннән икәнлегенә дә, ничек киенүе дә кармыйсың, иң мөһиме – аның уе һәм күңеле. Без инде бишенче ел нәкъ шушы нигездә җәмгыятебезне берләштерергә тырышабыз, – дип сөйләде ул.

Хәер, берләштереп тору кирәкмәде дә. МХО башлану белән күпләр бердәм булып, фронтка ярдәмгә кушылды. Бу уңайдан Кырмыскалы районы башлыгы Әлфир Сабиров яклашлырының изге эшләре турында бәян итте.

– 500дән артык волонтер 2,5 мең маскировка челтәре үрде, меңләгән окоп шәмнәре ясалды, меңләгән пар оекбаш, бияләй һәм перчатка бәйләнде, йөзләгән банка тушенка ясады. Бу халыкның – чын батырлыгы һәм ул көн саен дәвам итә. 16 авыл җирлегенең волонтерлык штаблары һәм эшкуарларның актив ярдәме белән 80нән артык гуманитар йөк җыеп җибәрелде, – диде ул, һәм укучыларының да солдатларга чын күңелдән ярдәмгә кушылуларын сөйләде.

Бүген фронттагыларга да, шулай ук МХО ветераннарына да ярдәм бик мөһим. Алар арасында тыныч тормышта үз урынын табып кына калмый, калганнарга үрнәк булучылар көннән-көн күбәя. Берәүләр, элекке эш урынына кайтса, икенчеләре үз эше белән шөгыльләнә башлаган, өченчеләр иҗтимагый эшкә кереп киткән, төрле дәрәҗәдәге вәкаләтле органнарга депутат булып сайланучылар да бар.

Әлеге чарада исә МХО ветераны, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, бокс буенча тренер, Салават районының Әлки авылы мәчете имамы Руслан Низамов чыгыш ясады. Ул, МХО башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Танк полкында водитель булып хезмәт итә. 2023 елның октябрендә яше буенча демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач, Әлки урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы һәм Малаяз авылы спорт мәктәбендә бокс буенча тренер-укытучы булып эшләвен дәвам итә.

– Минем гаиләм зур. Хатыным белән биш балага гомер бирдек: дүрт улыбыз һәм бер кызыбыз бар. Без балаларны ислам рухында тәрбиялибез: авырлыклардан курыкмаска, дөрес эшләр башкарырга өйрәтәбез, – диде ул.

Өлкән уллары – МХО катнашучысы, Нестеров медале белән бүләкләнгән, икенчесе армиядән кайткан, өченче уллары да тиздән хәрби хезмәткә чакырылачак. Руслан Низамов МХОдагылар белән һәрвакыт элемтәдә һәм аларга ярдәм итеп тора. Ул – район Советы депутаты да, иҗтимагый эшләрдә катнаша, актив тормыш алып бара, спорт белән шөгыльләнә.

Спорт – ул физик активлык кына түгел, ә психологик халәтне тергезү, рух көчен ныгыту коралы, дип билгеләде Русиянең атказанган спорт мастеры, дүрт тапкыр паралимпия чемпионы, “Ватанны саклаучылар” филиалы җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов. Ул адаптив спортка ярдәмне арттырырга һәм аны үстерү өчен һәр муниципалитетта шартлар тудырырга тәкъдим итте.

Чара барышында бүләкләү тантаналары да үтте. Һәлак булган геройларның бүләкләре аларның гаилә әгъзаларына тапшырылды. Шулай ук бу көнне күргәзмәләр, бушлай консультацияләр эшләде.

Бүген чыгыш ясаган һәркем якташларның ярдәме зур көчкә ия дигән фикерне җиткерде. Ярдәмнең зурысы, кечесе юк: иң мөһиме – ул чын күңелдән булсын. “Атайсал”ның максаты да шул.

Фотоларда – форумнан күренешләр.

Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор фотосы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас