Көнүзәк
26 апрель 2025, 10:20

Ватандашлар башкорт теленнән диктантны зур колач белән кабул итте

Бүген халык дәррәү итеп «Башкорт теле буенча халыкара диктант» белем бирү акциясенә кушылды. 

Ватандашлар башкорт теленнән диктантны зур колач белән кабул иттеВатандашлар башкорт теленнән диктантны зур колач белән кабул итте
Ватандашлар башкорт теленнән диктантны зур колач белән кабул итте

Атаклы мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында ел саен диктант мәйданчыклары оештыра. Агымдагы елда акция югары уку йортының өч аудиториясендә үткәрелде. Биредә диктантны 300гә якын кеше язган, алар арасында җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, студентлар һәм югары уку йорты укытучылары да бар.

Диктантта катнашучыларны Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева һәм БДПУның яшьләр сәясәте һәм халыкара элемтәләр буенча проректоры Радик Юлбаев сәламләделәр.

«Ауаз» башкорт фольклор ансамбле чыгышы барысына да бәйрәм рухы бүләк өстәде. 

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Фото: БДПУ матбугат хезмәте.

Ватандашлар башкорт теленнән диктантны зур колач белән кабул итте
Ватандашлар башкорт теленнән диктантны зур колач белән кабул итте
Автор:
Читайте нас