Көнүзәк
22 апрель 2025, 10:47

Һәр мәсьәлә аерым карала

Башкортстан Иҗтимагый палатасының “2024 елда Башкортстанда гражданнар җәмгыяте торышы турында” еллык докладына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Һәр мәсьәлә аерым каралаҺәр мәсьәлә аерым карала
Һәр мәсьәлә аерым карала

Башкортстан Иҗтимагый палатасының “2024 елда Башкортстанда гражданнар җәмгыяте торышы турында” еллык докладына багышланган матбугат конференциясе үтте.

 

Евразия фәнни-белем бирү үзәге йортында Башкортстан Иҗтимагый палатасының “2024 елда Башкортстанда гражданнар җәмгыяте торышы турында” еллык докладына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Журналистларның сорауларына Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов, Башкортстанда Халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин, республика Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина җавап бирделәр.

Журналистлар игътибарына тәкъдим ителгән докладта узган елда Башкортстан Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге йомгаклары чагылыш тапкан, башка иҗтимагый оешмалар эшенә бәя бирелгән һәм киләчәккә үсеш юнәлешләре билгеләнгән.
– Докладта, шулай ук, Башкортстанда Бөтенрусия халык фронты төбәк башкарма комитеты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы, Башкортстан Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, республика Башлыгы Грантлары фонды, республиканың коммерциягә карамаган оешмалар секторы һәм республиканың Җәмәгать проектлары ресурслары үзәге эшчәнлеге яктыртылды, – диде Данияр Абдрахманов. – Документ гражданнар җәмгыяте үсешенең узган елдагы актуаль тенденцияләренә анализ ясый һәм республика башкарма власть органнары каршындагы муниципаль иҗтимагый палаталарның, инициативалы коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләрен, шулай ук гражданлык җәмгыятенең махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр һәм аларның гаиләләренә һәм Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүенә керткән өлеше турында мәгълүматлар тәкъдим ителә.

Палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда Башкортстан Иҗтимагый палатасы республиканың барлык районнарында да булган, шул исәптән Уфа шәһәре районнарында да, 113 очрашу үткәргән, 1700 объектта 21 иҗтимагый мониторинг узган. Очрашулар барышында халык Иҗтимагый палата әгъзаларына турыдан-туры мөрәҗәгать итә алган, һәм һәр дүртенче мәсьәлә урында хәл ителгән.

Халыктан кергән барлык мөрәҗәгатьләр башкарма һәм муниципаль хакимиятнең профильле органнарына, мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар БР Иҗтимагый палатасының даими контролендә җибәрелә. Иң зур игътибар балалар иминлегенә, аларның хокуларын яклауга багышлана.

– Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрдә: махсус хәрбия операция, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр мәсьәләләре, гражданнарның хокуклары, сәламәтлек, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, социаль яклау һәм экология мәсьәләләренә кадәр бар. Республика районнарында яшәүчеләрнең проблемалары охшаш, әмма аларның дәрәҗәсе аермалы булуы мөмкин. Һәр сорауга аерым килү мотлак. Иң зур игътибар балалар иминлегенә, аларның хокуларын яклауга багышлана. Юллар мәсьәләсе, сер түгел, кайда да өстенлекле проблема булып тора. Урындагы дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләрне муниципаль иҗтимагый палата белән үзара хезмәттәшлектә хәл итү уңышлы бара. Үзем еш йөрим, үзем барып күрәм. Власть белән халыкның тыгыз бәйләнештә эшләве арта. Катлаулырак мәсьәләләрне хәл итү өчен мөрәҗәгатьләр җибәрелә яисә мөстәкыйль чаралар күрелә, – диде Данияр Абдрахманов.
Мәсәлән, Нуриман районында яшәүчеләр соравы буенча Иҗтимагый палата “Укый торган авыл” проектын башлап җибәргән. Бу авыл китапханәләренең китап фондларын тулыландыруга юнәлтелгән.

Хәйбулла районының Бурибай авылында яшәүче МХО яугирен кул протезы белән тәэмин итү тизләтелгән. Шулай ук, бу районның Ветераннар советы республика җәмәгатьчеләреннән “Башкортстанда озын гомерлелек” программасында "көмеш" яшьтәгеләр өчен квоталарны киметмәүдә ярдәм сораган. Республика Иҗтимагый палатасы профильле ведомстволар белән берлектә бу мәсьәләне җайга салган.
Баймак районында ерак авылларның берсендә озак вакытка табиб игътибарыннан читтә калган бер авыру булуы ачыкланган. Очрашудан соң терапевт аның янына тиз барып җиткән.

Уфаның Комсомол урамында бер  йортта 70 ел каралмаган су торбалары белән бәйле четерекле хәл чишелеш тапты, ул төзәтелде һ.б. Халык бик актуаль мәсьәләләр буенча гел мөрәҗәгать итә.
– Бу мисаллар ачык диалог мәйданчыклары форматында урында яшәүчеләр белән очрашулар уздыруның никадәр мөһим булуын күрсәтә, чөнки урындагы хакимият тиз элемтәгә чыга, тыңларга әзер һәм, бәлки, күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өстендә инде эшлидер, – диде Данияр Абдрахманов. – Быел Башкортстанның Иҗтимагый палатасы 6 муниципалитетта (Авыргазы, Кыйгы, Дуван, Әбҗәлил, Баймак районнары,  Сибай шәһәре) диалог мәйданчыклары үткәрде. 2025 елда палата әгъзалары һәр муниципалитетка гына түгел, ә зур авылларга да барып җитә башладылар, кешеләргә тагын да якыная башладылар.

Мәсәлән, ел башыннан Әбҗәлил районының 9 авыл Советында булдык, анда социаль проектлау буенча палатаның эше нәтиҗәсендә коммерцияле булмаган оешмаларның грант конкурсларында активлыгы арткан. Безнең очрашуларның максаты – хезмәттәшлекне ныгыту, власть һәм халык арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, актив гражданнарны ачыклау һәм гражданлык җәмгыятен берләштерү.

Палата рәисе сүзләренә караганда, 2024 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтлары тарафыннан социаль өлкәгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, гражданнарның хокукларына, сәламәтлек саклау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылышлы

4 096 мөрәҗәгать эшкәртелгән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да чара күрелгән һәм алар буенча җаваплар бирелгән. Халыкның кайбер мәсьәләләре консультацияләр бирү юлы белән хәл ителә.
Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов әти ролен арттыруга багышланган “Әти даны” конкурсының уңышлы баруын да билгеләп үтте. Былтыр анда 319 ир-егет катнашкан.  52 кеше “Әти даны” күкрәк билгесенә лаек булган.  Аларның иң яшенә 24 яшь булса, иң өлкәне 85 яшьлек ир-егет булган. Конкурсантларның бер дистәсе күпбалалы әтиләр булса, Бүздәк районыннан Айдар Газиев хатыны белән өч дистә бала тәрбияли. Бу конкурс быел да уза, анда катнашуга гаризалар 30 апрелгә кадәр кабул ителә.

2025 елда Башкортстанның гражданлык җәмгыяте институтлары гражданнарның 1500 мөрәҗәгатен эшкәртте. Алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм, сәламәтлек саклау мәсьәләләре һәм башкалар.
Данияр Абдрахманов Иҗтимагый палата эшчәнлегенең 2025 елга өстенлекле юнәлешләрен атады, алар: "Ватанны саклаучылар елы" һәм "Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары турында хәстәрлек елы"нда патриотик кыйммәтләрне ныгыту, яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлекне үстерү; җәмәгать контроле системасын камилләштерү; гражданлык җәмгыятенең киләчәк республика образына “Башкортостан 3.0” керткән өлешен формалаштыру; коммерцияле булмаган оешмаларга, иҗтимагый советларга, инициатив командаларга грант һәм башка социаль актив эшчәнлек оештыруда методик һәм консультация ярдәме күрсәү; Иҗтимагый палата эшчәнлеген һәм проект эшчәнлеге нәтиҗәләрен яктырту; аеруча көнүзәк социаль темалар буенча иҗтимагый мониторинглар үткәрү һәм башкалар.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас