Көнүзәк
22 апрель 2025, 09:09

Пассажирлар арта

Транспорт сәгатендә пассажир ташуларын үстерү турында сөйләштеләр.

Пассажирлар артаПассажирлар арта
Пассажирлар арта

 

21 апрельда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Транспорт сәгате”н үткәрде. Көн кадагында – төрле җәмәгать транспортында пассажир ташуларын үстерү  булды.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова “Уфа” халыкара аэропортында чит илләргә пассажирлар озату һәм каршы алу турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бу өлкәдә пассажирлар агымы артуы күзәтелә, чит илләрнең географиясе киңәя. Быел җәй көне 18 чит илгә самолетлар очыру планлаштырыла. Шул исәптән, алар арасында БДБ илләре дә бар. Шулай ук, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Мисыр, Төркия, Таиландка самолетлар очачак. 23 мартта Уфа-Санья (Кытай) маршруты буенча яңа рейс ачылган. Аны “Аэрофлот” авиакомпаниясе хезмәтләндерә.

29 апрельдан “Ред Вингс” авиакомпаниясе Истанбул шәһәренә ике тапкыр рейска чыга, 1 июньнән атнасына бер тапкыр “ЮТэйр” авиакомпаниясе дә кушылачак. Уфа-Минск маршруты дәвам итәчәк.

Киңәшмәдә “Шәһәр электричкасы” проектын гамәлгә ашыру турында да сүз булды. Башкортстанда соңгы биш елда электричкалар 70 процентка яңартылган. Республикага 88 яңа вагон алганнар. Хәзер яңа техника шәһәр читеннән шәһәр уртасына кадәр 20-25 минутка иртәрәк алып барып җитә. Поезд белән бару уңайлырак: ул бөкеләрне урап уза. Соңгы биш елда Дим-Шакша участогында пассажирларның артуы күзәтелә. Элек 1,1 миллион кеше бу төр транспорт белән кулланса, хәзер аларның саны 2,8 миллионга җиткән. 2024 елда 5,7 миллион кеше электричка белән йөрегән.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас