Көнүзәк
22 апрель 2025, 08:12

Хәерле сәгатьтә: 22 район чәчүгә төште

Яз иртә килсә дә, чәчү гадәттәгечә башлана диярлек. Ни өчен? 

https://vk.com/radiyhabirovhttps://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Башкортстанның 22 районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар сабанга төште.

“Быел яз иртәрәк килде, әмма “чәчүне без гадәти срокларда диярлек башлыйбыз”. Кырларда беренче эшләр март ахырында ук башлануга карамастан, һава торышы үз төзәтмәләрен кертте” дип язган төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

– Белгечләр моны яхшыга, диләр. Чәчүгә иртә чыккан еллар бик сирәк уңдырышлы була иде. Шуңа күрә яхшы уңышка өметләнәбез, – ди ул.

Бүгенге көнгә республика аграрийлары сабан культураларын 23 мең гектарга чәчкән, бу ният ителгәннең 1 проценты дигән сүз. Әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелә. Кайсыбер районнарда табышлы дип саналган майлы культураларның орлыкларын да буразналарга сала башлаганнар.

– Көннәр кояшлы торганда аграрийларның кайнар вакыты. Уңышлар телим! Эшнең бу мөһим этабы каршылыкларсыз узсын. Хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт, – дигән теләген җиткергән Радий Хәбиров.

Чәчү кампаниясен уңышлы уздыру авыл хуҗалыгы техникасының торышына да бәйле. Бүгенгә республика хуҗалыкларында тракторларны, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын әзерләү төгәлләнеп килә, агрегатларны комплектлау эшләре бара.

Быел, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту нәтиҗәсендә, язгы кыр эшләрендә чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатлары узган елгыдан 180гә күбрәк булачак. Димәк, республикада чәчүне тизрәк тәмамлау мөмкинлеге арткан. Бу киләчәк уңышка да уңай йогынты ясар дип ышанасы килә.

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас