

Пассажирлар ташуны үстерү турында фикер алыштылар.
21 апрельдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Транспорт сәгате»н үткәрде. Көн тәртибендә-җәмәгать транспортының төрле төрләрендә пассажирлар йөртүне үстерү мәсьәләләре. 2025 елның җәйге сезонында төбәк башкаласыннан 18 юнәлеш буенча очышлар планлаштыралар, шул исәптән БДБ илләре һәм якын чит илләр – Үзбәкстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Беларусь, Грузия. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Мисырга, Төркиягә, Таиландка рейслар башкарылачак.
23 марттан «Аэрофлот» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә торган Уфа – Санья (Кытай) яңа маршруты ачылды. Шулай ук республикада Минскига рейсның икенче ешлыгын эшләтеп җибәрү буенча да эш алып барыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа маршрутлар буенча тәкъдимнәр эшләргә кушты, шул исәптән Сухумга (Абхазия).
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук «Шшәһәр электричкасы» проектын гамәлгә ашыру һәм Уфада транспорт-күчеп утыру узелларын үстерү турында фикер алыштылар. Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр иткәнчә, Башкортстан территориясендә соңгы биш елда хәрәкәт составының 70 проценттан артыгы яңартылган. Республикага 88 яңа вагон кайткан, шул исәптән алты состав – «Ласточка» һәм ике состав - «Финист» электропоезды.
– Яңа техника ярдәмендә Уфа Шәһәр агломерациясе территориясендә юл вакыты 20-25 минутка кыскарды, - дип билгеләп үтте Дмитрий Новиков. – Хәзер поезд белән күпчелек районнардан, тыгыннарны читләтеп, тиз генә шәһәр үзәгенә барып җитәргә мөмкин. Соңгы биш елда Дим–Шакша участогында пассажирлар санының тотрыклы артуы күзәтелә. Пассажирлар агымы елына 1,1 дән 2,8 млн кешегә кадәр арткан. 2024 елда шәһәр яны юлларында гомуми күләме 5,7 млн кешегә җиткән.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә - «Алга» юл йөрү өчен түләү системасын үстерү. Республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр иткәнчә, 2019 елдан төбәктә «Алга» кушымтасы белән 2,5 млн нан артык карта чыгарылган. Алар арасында-976 мең транспорт картасы, 743 мең укучы картасы, шулай ук бердәм социаль юл йөрү билетлары. Өстәмә мөмкинлекләрне укучы картасы бирә. Юл йөрү өчен түләүдән тыш, ул уку йортына пропуск буларак та эшли һәм мәктәп буфетына йөрергә мөмкинлек бирә. Башкортстанда андый карталарны барлыгы 179 буфет кабул итә.
Фото: slova.by