Көнүзәк
17 апрель 2025, 09:28

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясендә алты көнлек эш атнасы булган кешеләрнең май бәйрәмнәрендә ничек ял итүләре, озын ял көннәренә туры килгән ял ничә көнгә озайтылуы турында аңлаттылар.

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясендә алты көнлек эш атнасы булган кешеләрнең май бәйрәмнәрендә ничек ял итүләре, озын ял көннәренә туры килгән ял ничә көнгә озайтылуы турында аңлаттылар.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә эш көне булмаган бәйрәм көне 1 май гына булып тора. Шуңа күрә аңа күпме ял өстәлүенә карамастан, ял бер көнгә генә озайтыла.

Быел Яз һәм Хезмәт бәйрәме пәнҗешәмбегә туры килә, шуңа күрә эшчеләр ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалансын өчен РФ Хөкүмәте карары белән 4 гыйнварның ял көне җомгадан 2 майга күчерелде. Шул рәвешле, биш көн эшләүчеләр 1, 2, 3 һәм 4 майда ял итә, алты көн эшләүчеләр – 1 һәм 4 майда. 30 апрельдә эш вакыты бер сәгатькә кыскара.

 1 майда эшләячәк хезмәткәрләр өчен (график буенча, вахта һәм башкалар) икеләтә күләмдә хезмәт хакы каралган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас