Көнүзәк
15 апрель 2025, 06:40

Тумый калган балалар...

Республикада узган елда йөклелекне өзү буенча статистика мәгълүматлары билгеле булды. Саннар борчу тудырырлык: 2805 сабый дөньяга туу бәхетеннән мәхрүм булган.

Тумый калган балалар...Тумый калган балалар...
Тумый калган балалар...

Республикада узган елда йөклелекне өзү буенча статистика мәгълүматлары билгеле булды. Саннар борчу тудырырлык: 2805 сабый дөньяга туу бәхетеннән мәхрүм булган.

   БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әгәр абортка кадәрге консультация эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган булса, бу күрсәткеч шактый югарырак булыр иде. Белгечләр белән әңгәмәләшү аркасында 1754 хатын-кыз үзләренең йөклелеген өзүдән баш тарткан һәм бала табарга ният иткән. Мондый консультацияләрнең нәтиҗәлелеге 38,5 процентка җиткән.

   Министрлык ясаган анализлар шуны күрсәтә: йөклелекне өзүгә китергән төп сәбәпләрне күпләр шәхси теләк (бәби тудыруны соңрак вакытка күчерергә яки вакытларын үзләренә багышларга теләү) һәм катлаулы матди хәлләр белән бәйләп күрсәтә.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас