Җылы көннәр кайта безгә.
Башкортстанга 20 градуслы җылы кайта. Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез төбәк буенча һава +10, +15°, көньякта +19°7 кадәр җылыначак. Уртача күләмдә яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Сишәмбе, 8 апрельдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә үзгәрүчән юнәлештәге талгын җил исәчәк, көндез көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә.
Һава температурасы төнлә +2, +7°, төньякта -3°, көндез +15, +20°. Чәршәмбе, 9 апрельдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез кыска вакытлы яңгырлар, көчле яшенле яңгырлар явуы мөмкин. Республиканың көньяк-көнчыгышында явым-төшем юк. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил.
Һава температурасы төнлә +4, +9°, көндез +9, +14°, көньяк-көнчыгышта +16, +21°ка кадәр җитә.
Фото: А.Гәрәева.