Көнүзәк
5 апрель 2025, 05:00

Башкортстанда язгы чакырылышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов республика муниципалитетлары белән язгы чакырылыш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Башкортстанда язгы чакырылышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булдыБашкортстанда язгы чакырылышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды
Башкортстанда язгы чакырылышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды

Илдә 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү апрель урталарында башланып китәчәк.

Хезмәт үтү вакыты, элеккечә, бер ел тәшкил итәчәк. Узган елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакырылу яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылды.

Премьер-министр урынбасары хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәген дә ассызыклады. Билгеләнгән хәрби хезмәтне үткән барлык солдатлар өйләренә кайтачак.

 

Чыганак: «Молодёжная газета».

 

Башкортстанда язгы чакырылышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды
Башкортстанда язгы чакырылышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды
Автор:
Читайте нас