Авария хәлләре килеп чыгу куркынычы юк диләр.
Хәзерге вакытта республиканың барлык гидротехник корылмалары канәгатьләнерлек хәлдә һәм язгы ташуны үткәрергә әзер. Бу хакта БСТ телеканалы брифингында БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазыйлов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың иң эре сусаклагычлары – Павловка, Йомагуҗа, Нөгеш тулу режимында эшли. Авария хәлләре килеп чыгу куркынычы юк. Көньяк зона буенча – Юшатыр, Куергазы сусаклагычлары тула тора. Урал зонасы буенча Әүҗән, Каһы, Үзән, Тирлән сусаклагычлары тулган, суны транзит үткәрү бара. Көнбатыш зона буенча Шаран сусаклагычы тулган, сулары агызыла.
Туймазы, Ярмәкәй, Авыргазы сусаклагычлары тула. Дәүләкән, Акманай, Ак Күл сусаклагычлары транзит агызу режимында. Мәчетле, Балакатай сусаклагычларының Төньяк зонасы сулары агызыла, су ташудан соң тутырылачак. Урал аръягы зонасы буенча –Таналык, Сакмар, Матрай, Сибай шәһәрендәге Ходолаз елгасы буенда, Яңа Украина, Уртазы (Целинный авылы.), Уртазы (Үргәзә авылы) сусаклагычлары тулган, Акъяр, Бозаулык сусаклагычлары тулган. Зилаир сусаклагычы язгы ташудан соң тулачак. Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә су хуҗалыгы билгеләнешендәге 100 һәм аннан да күбрәк м3 күләмендәге 524 ГТК буа һәм сусаклагычлар файдаланыла.
– Барлык сусаклагычлар да штат режимында эшли. Актив язгы ташу чорында барлык җаваплы хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге никадәр мөһим булуын тагын бер кат ассызыклыйсым килә.
Язгы ташуны авариясез уздыруга әзерлек эшләрен аерым контрольдә тотабыз, – дип йомгаклады Нияз Фазыйлов. Республикада ташу алдыннан сусаклагычларда су дәрәҗәсе мөмкин булган кадәр киметелде. Бу язгы ташу суларын кабул итү һәм иң үткен хәлләрдә чыгымнарны кисү өчен эшләнде. Аерым алганда, гидротехник корылмаларга инвентаризация үткәрелгән, барлыгы 524 объект ачыкланган. Милекчеләре билгеләнмәгән ГТКларның (21 объект) техник торышы тикшерелгән. Корылмаларның күпчелеге (79%) муниципалитетлар милкендә. Аларга авариясез су үткәрү буенча методик ярдәм күрсәтәләр.
Эре ГТКларга аерым игътибар бирелә. Экология министрлыгы карамагында республика милкендәге 27 корылма бар. Алар барысы да канәгатьләнерлек хәлдә һәм язгы ташуга әзер. 10 млн кубометрдан артык күләмле 9 сусаклагычның эш режимы Кама бассейны су идарәсе раслаган график нигезендә оештырылган. Су биеклекләре кышкы минималь күрсәткечләргә кадәр төшерелде. Моннан тыш, 2025 елда Йомагуҗа гидроузелына капиталь ремонт башлау планлаштырыла, ул 2028 елда тәмамланачак. Нияз Фазыйлов шулай ук ассызыклаганча, Башкортстанда ел саен елгаларны чистарту, ярларны ныгыту һәм ГТКга капиталь ремонт ясау буенча чаралар үткәрелә. Бу язгы ташуны авариясез уздыруга һәм корылмаларның куркынычсызлыгына сизелерлек йогынты ясый. 2025 елга планнарда Миякә районында Мәнәвез һәм Гафури районында Җиһан елгалары үзәнен чистарту, шулай ук Баймак районында Сакмар сусаклагычының ГТКсын төзекләндерү бурычы тора.
Фото: ufa.kp.ru