Ә тычкан бизгәгеннән саклый торган бернинди дә вакцина юк.
Яз җитте. Кышын да йокламаган талпаннар активлаша, тычкан бизгәге тарала. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, саклану чараларын күрергә кирәк.
Урамда яз. Кояш. Аның нурлары күзне иркәли, җылы, рәхәт. Сыерчыклар, торналар да кайтты. Кар эреп бетеп бара, язгы ташулар шактый зыян салып өлгерде.
Быел беренче талпан кадалу очрагы теркәлгән урыннар бар инде. Баксаң, алдагы еллар белән чагыштырганда, быел талпаннар иртәрәк уянган. «Талпаннарның якынча 10 проценты аша энцефалит һәм боррелиоз кебек авырулар йогарга мөмкин», – дип кисәтә табиблар. Нәтиҗәдә, буыннар, йөрәк һәм нерв системасы зарарлануы, кешенең инвалид булып калуы да бар.
Шуңа да саф һавада, табигать кочагында йөргәндә игътибарлы булыгыз. Күпләр, талпаннар агачтан төшә дип уйлап, агачлы урыннардан качарга тырыша. Әмма талпаннар гадәттә җир өстеннән 1,5 метрдан да биек менмиләр икән.
Талпанның кадалганын кеше башта сизми, чөнки ул авырттырмыйча гына тешли. Энцефалитлы бөҗәк кадалган икән, кешедә берничә көннән соң авыруның билгеләре күзәтелә башлый: ул тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый, хәлсезлек тоя.
Талпанны тәннән саклык белән генә алырга кирәк. Бөҗәкне ташларга ярамый, лабораториягә илтеп тикшертү мөһим. Шул рәвешле генә аның вируслымы – түгелме икәнен ачыкларга була.
Табигатькә чыкканда талпан кермәслек итеп киенергә тырышыгыз. Урманнан кайткач, бөтен тәнне, аеруча колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешләрен җентекләп тикшерергә онытмагыз. Киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган чара сиптерү дә файдалы. Талпаннарга каршы прививка да ясатырга була.
Ә менә тычкан бизгәгеннән саклый торган бернинди дә вакцина юк. Инфекция кешегә тузан, һава аша иярергә мөмкин. Гигиена таләпләрен үтәмәү, пычрак кул белән ашау аркасында да тычкан бизгәген йоктыру куркынычы зур. Авыруның билгеләре гадәттә ике атнадан соң гына беленә: югары температура, күңел болгану, мускуллар авырту күзәтелә. Тычкан бизгәге вакытында кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу авыру вирусын кыр тычканнары тарата. Шуңа да сарайларны, хуҗасыз өйләрне җыештырганда, резин перчаткалар кияргә, азык-төлекне юып ашарга кирәк, бакчада эшләгәндә дә сак булырга тырышыгыз.
Башкортстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны кимегән: 2024 елда республикада 344 ГЛПС очрагы теркәлгән, бу уртача күрсәткечтән өч тапкырга кимрәк. Ә Республиканың дүрт районында башкортстанлыларны талпан энцефалиты һәм боррелиоз белән зарарлаучы иң куркыныч талпаннар яши болар — Кыйгы, Учалы, Бөрҗән һәм Караидел районнары. Роспотребнадзор белгечләре бу районнар башлыкларына тәкъдимнәр белән чыгачак. Территорияләрне талпаннардан эшкәртүгә Уфада 4 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Фото: playbookpro.ru