Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
24 март , 09:51

Елгаларда ни хәлләр?

БР Гадәттән тыш хәлләр миснитрлыгы хәбәр итүенчә, узган тәүлектә 112-система чакыруларын эшкәртү үзәгенә Караидел районында су басу турында ике хәбәр килгән.

Елгаларда ни хәлләр?
Елгаларда ни хәлләр?

БР Гадәттән тыш хәлләр миснитрлыгы хәбәр итүенчә, узган тәүлектә 112-система чакыруларын эшкәртү үзәгенә Караидел районында су басу турында ике хәбәр килгән. Башкортстан Республикасы елгаларында боз китү, боз өстендә су күзәтелә. 8 муниципаль берәмлектә 16 ситуация контрольдә тотыла. Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе күзәтелә:

✅ Уфа шәһәрендә Агыйдел буенда, тәүлеккә су биеклеге +10 см, агымдагы дәрәҗәсе 498 см, елганың тугайга чыгуы 600 см. ;

Бакалы районының Нагайбак авылында Ык елгасында тәүлеккә су биеклеге +9 см, агымдагы дәрәҗәсе 342 см, елганың тугайга чыгуы 410 см тәшкил итә.

Су өсте тигезлегенең кимүе күзәтелә:

Иглин районы Түбән Ләмәз авылында Ләмәз елгасында, агымдагы су дәрәҗәсе 131 см, су биеклеге 119 см га кимегән, елганың тугайга чыгуы 260 см;

📌Ишембай районының Ишембай шәһәрендә Агыйдел буенда, агымдагы су дәрәҗәсе 112 см, су биеклеге 71 см га кимегән, елганың тугайга чыгуы 415 см. ;

 Стәрлетамак районының Отрадовка авылында Стәрле елгасында, агымдагы су дәрәҗәсе 331 см, су биеклеге 41 см га кимегән, елганың тугайга чыгуы 445 см.

Павловка, Йомагуҗа, Нөгеш һәм Түбән Кама сусаклагычлары тулу режимында эшли. Су объектларын мониторинглау дәвам итә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: