Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
9 март , 21:25

Язгы боз юрган калынлык булса да ышанма

Боз юкарган!

Язгы боз юрган калынлык булса да, ышанма
Язгы боз юрган калынлык булса да, ышанма

Боз юкарган!

Башкортстан коткаручылары юка боз куркынычы турында кисәттеләр. "Яз килү белән сулыклардагы боз нечкәлеге аркасында куркынычка әйләнә. Һава температурасының үзгәрүе боз капламын җимерә һәм аның ныклыгын киметә», — дип аңлаттылар Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитетында. Бәхетсезлек очрагының очраклы корбаны булмас өчен, коткаручылар 10 см калынлыктагы бозның кеше өчен куркынычсыз саналуын искәрттеләр. Шуны белү мөһим: агым тиз агып торган урыннарда, чишмәләрдә һәм агым суларда, шулай ук яр буйларында һәм су үсемлекләре үскән районнарда боз ныклы түгел. Моннан тыш, әгәр һава температурасы 0 градустан югары булса, бозның ныклыгы 25% ка кими.

 Элегрәк Башкортстан синоптиклары атна башында һава торышы турында сөйләгән иде. Исегезгә төшерәбез, февраль ахырыннан Башкортстандагы елгаларның томалану куркынычы булган участокларында боз шартлатыла башлады.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: