Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
7 март , 12:07

"Рувики"ны тулыландыру буенча башкорт теле алдынгылар исәбендә

2023 елның июнендә "Рувики" Русия ачык интернет-энциклопедиясе порталы эшли башлады.

"Рувики"ны тулыландыру буенча башкорт теле алдынгылар исәбендә
"Рувики"ны тулыландыру буенча башкорт теле алдынгылар исәбендә

2023 елның июнендә "Рувики" Русия ачык интернет-энциклопедиясе порталы эшли башлады. Хәзер монда ике миллионнан артык мәкалә урнаштырылган, шуларның 1,4 миллионы - Русия халыкларының 21 телендә, шул исәптә башкорт телендә. "Башинформ"ның порталны үстерү турындагы сорауларына "Рувики"ның генераль директоры Владимир Медейко җавап бирде.
- Владимир Владимирович, "Рувики" Русия интернет-энциклопедиясенә нибары ел ярым гына, әмма шушы кыска вакыт эчендә аның турында илдә яхшы беләләр, ул актив тулылана. Бу вакыт эчендә башкарылган эшләрне ничек бәялисез? "Рувики"да ничә мәкалә язылган һәм урнаштырылган? Сез нинди яңа партнерлар белән бәйләнеш булдырдыгыз?
- Бик уңай бәялибез. Баштан ук без үз алдыбызга ике зур бурыч куйдык: материалларның сыйфаты һәм платформаның технологик куәте өстендә эшләү. Бу ике мәсьәлә дә зур тизлек белән тормышка ашырыла. Бездә профессиональ редакция тупланган, ул яңа материаллар әзерли һәм ирекмәннәрнең текстларының сыйфатын күзәтә. Без абруйлы партнерлар, шул исәптән Русия Фәннәр академиясе, Дәүләт тарих музее, Президент китапханәсе, Мәдәниәт министрлыгы, Табигать министрлыгы һәм башкалар белән хезмәттәшлек итәбез. 2024 елда рус телендә генә 81 меңнән артык яңа мәкалә язылды, ә платформада аларның гомум саны 2 миллион 80 меңнән арта.
Әмма редакция өлешеннән тыш, без "Рувики"ны базардагы иң технологик энциклопедия ясый алдык. Бездә Yandex GPT нигезендә нейро-җавап гамәлгә кертелгән, ул сезгә сорауны ирекле рәвештә бирү һәм шунда ук аңа анык җавап алу мөмкинлеген бирә. Бу җавапны платформа төрле - гадирәк, кыскарак һәм академик стильләрдә сөйләп бирә ала. Бездә мәкаләләрне укырга гына түгел, ә кыскартылган рәвештә тыңларга да мөмкин. Сорауга җавап эзләгәндә "Рувики" сезгә теманы тирәнрәк төшенү өчен киңәшләр бирә. Бу, чынлап та, бик уңайлы хезмәт һәм без аны арытабан да камилләштерәчәкбез.
- "Рувики"ның аудиториясе нинди һәм күпме?
- "Рувики" аудиториясы бик зур, әмма соңгы айларда 25-34 яшь төркемендәге кешеләр беренче урында тора. Безне мәктәп укучылары да, пенсионерлар да укый, чөнки һәр сорауга җавап табарга теләү — ул универсаль ихтыяҗ. "Рувики"ның айлык аудиториясен бүген алты миллионнан артык уникаль кулланучы тәшкил итә. Әлбәттә, берничә тапкыр керүне санаганда, бу сан тагын да күбрәк.
- "Рувики" платформасында нинди технологик яңалыклар гамәлгә кертелгән һәм ниләр планлаштырыла?
- Нейро-җавап, текстның кыска вариантын бирү, аудиоформат, текстка уен формаларын кертү, текстны кабатлау функциясе. Якын арада навигация уңайлырак булсын өчен рубрикаторны камилләштерү, кулланучыларга кызыклырак булсын өчен квиздар өстәү, платформаны сезнең шәхси мәнфәгатьләрегезгә яраклаштыру көчәйтеләчәк.
- Сезнең платформада материалларның хәвефсезлеге ничек тәэмин ителә?
- Бу төшөнчәгә ни-нәрсә салуыгызга карап. Әгәр мәгълүматның дөреслеге турында сүз барса, монда берничә бәһа билгесе бар. Иң беренче, бу платформаның үзенең кагыйдәләре. Һәр тезис абруйлы чыганакка сылтама белән расланырга, сөйләү нейтраль, бәһасез, энциклопедик характерда булырга тиеш. Русия Федерациясе кануниятен бозмаска. Икенче өлеш - безнең редакция эше. Ул яңа мәкаләләр эчтәлегенең күрсәтелгән чыганакларга туры килүен җентекле тикшерә. Һәм, ниһаять, безнең төп өстенлегебез — экспертлар белән хезмәттәшлек итү. Былтыр Русия Фәннәр академиясе генә 10 меңнән артык "Рувики" материалын тикшерде. Ә безнең партнерлар исемлеге даими киңәя.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә без Санлы мохиттә балаларны яклау альянсы белән хезмәттәшлек итүебез турында игълан иттек. Без балалар һәм ата-аналар өчен бүлек әзерләдек, анда интернеттагы төп хәвефләр белән танышырга һәм санлы гигиена кагыйдәләрен өйрәнергә мөмкин. Хәвефсезлек җәһәтеннән шулай ук бик файдалы проект.
- "Рувики" мәгариф тармагында кулланыла аламы? Бу өлкәдә яңа проектлар планлаштырасызмы, укучылар, яшьләр өчен махсус бүлекләр бармы?
- Мөмкин генә түгел, файдаланыла ла. Без мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханына һәм Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнергә ярдәм иткән портал әзерләдек. Бу - Русия Фәннәр академиясенең сыналган тест китапханәсе, аларны белү чыгарылыш сынауларында кирәк булачак. Хәзер без бу проект һәм башка башлангычлар чикләрендә Мәскәү Хөкүмәтенең Социаль комплексы белән актив хезмәттәшлек итәбез.
- Русия Федерациясе халыклары телләрендә бүлекләрне тулыландыру җәһәтенән "Рувики" ничек үсешә? Бу бүлекләргә ихтыяҗ бармы?
- Рус теленнән тыш, "Рувики" Русия халыкларының 20 телендә эшли. Бу бүлекләргә ихтыяҗ күзәтелә, аларда 1 миллион 400 меңнән артык материал һәм җитәрлек укучылар бар, без бу юнәлешне үстерү белән бик кызыксынабыз һәм туган телдә мәкаләләр язарга әзер булган ирекмәннәргә шатбыз.
- Ә башкорт телендәге бүлекнең тулылануына карата ниләр әйтергә була? Анда ничә мәкалә бар? Ирекмәннәр күпме? Алар менән ничек эшлисез?
- Башкорт бүлеге кулланыучыларның активлыгы җәһәтенән һәм популяр тел бүлекләре исәбендә беренче урыннарны били, шулай ук тулыландырылуы буенча тәүге бишәү исәбенә керә - хәзер анда 75 меңнән артык материал бар. Бу исемлектә - шулай ук чечен, татар, чуваш һәм якут телләре. Һәр ирекмән платформада үзаллы теркәлә һәм мәкаләләр яза башлый ала. Иң актив авторларга бүләкләр тапшырабыз, Бездә махсус ярдәм хезмәте бар, анда теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- "Рувики" ирекмәннәре турында сүз барганда, алар өчен ниндидер бонус программасы булдырылганмы? Платформада акча эшләү мөмкинлеге бармы?
- Бу ике төрле тема. Бонус программасы "Рувики"ның ирекмән авторларына кагыла. Без ирекмәннәр санының артуын телибез (әле энциклопедия өстендә аена 800-гә якын кеше эшли). Моның өчен без дәрәҗә һәм бүләкләр алырга мөмкинлек биргән ярдәм программасы булдырдык. Платформада автор никадәр күбрәк файдалы эш башкарса, шулкадәр күбрәк балл җыя ала, ул сертификатларга алмаштырыла. Шуңа күрә кызыксынуың өчен бүләкләр алырга мөмкин.
Ресурсны акчага әйләндерү бонус программасына бәйле түгел. Безнең сайтта реклама бар. Без бу мәсьәләгә бик сак карыйбыз, бездә "гаилә фильтрлары" эшли, кайсыбер реклама бирүчеләр категориясеннән баш тарттык, чөнки безгә хәтта реклама баннерларында да энциклопедия өчен ярашлы булмаган мәгълүмат булмавы мөһим.
- Сезнең майданчыкка Зур Русия энциклопедиясе материалларын тапшырырга карар ителде. Бу проект эше ничек бара?
- Бу - катлаулы проект, зур тырышлык таләп итә. Хәзер бу эш төрле дәрәҗәдә алып барыла һәм әлегә аны тәмамлау вакыты турында сөйләү иртәрәк. Зур Русия энциклопедиясенең бөтен эшләнмәләрен мөмкин кадәр саклап калырга тырышачакбыз, чөнки бу - бик абруйлы белем чыганагы.
- "Рувики"ның 2025 елга, атап әйткәндә, яңа кулланучыларны, ирекмәннәрне җәлеп итү, платформаны популярлаштыру һәм башка юнәлешләр буенча нинди планнары бар?
- Эшебезнең бөтен төп юнәлешләрен үстерергә. Партнерларыбыз рецензияләгән сыйфатлы мәкаләләр күләмен арттырырга һәм, әлбәттә, бөтен көнүзәк күренешләр һәм вакыйгалар турында яңаларын язу. Материалларның агымдагы базасын сакларга, оператив рәвештә бөтен яңартуларны кертергә. Кулланучыга кызыклы һәм файдалы булсын өчен продуктны камилләштерергә, ясалма акылның соңгы казанышларын файдаланып, аңа яңа функционал өстәргә. Проектка кызыксынган кешеләрне, студентларны, үз эшенең белгечләрен чакырып, ирекмәннәр базасын үстерергә. Һәм көн саен үсешергә!

Сайт: bashgazet.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: