Юл хакына ташлама бирелә!
2025 елда 18 яшькә кадәрге балалар өчен ерак арага йөри торган поездларда билет бәясеннән 50% ташлама кертү планлаштырыла. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Якын арада федераль Хөкүмәтнең тиешле карары барлыкка килер дип көтелә. Ул инде эшләнгән.
Русия транспорт министры Роман Старовойт сүзләренчә, ташламаны аңлаешлы итү планлаштырыла, ташламага хокукны мәктәптән белешмә белән расларга туры килмәячәк. Элегрәк «Башинформ " Русия авиакомпанияләренең эчке рейсларында балалар өчен 50% ташлама кертү турында хәбәр иткән иде.
Фото: fotostock74.ru