Кунакчага кунган әтәчләр дә: “Торыгыз, уяныгыз”, – дип кычкырып өлгермәделәр, урам буйлап яңгыраган гармун тавышын ишетеп, никтер туктап калдылар. Гармуннарның күрекләрен киң итеп тартып, урамнан егетләр килә иде:
Киткән чакта каерылып,
Карыйм мин авылыма.
Без китәбез, сез каласыз,
Шул гына уйларымда.
Некрутлар җыры... Онытмагыз безне дигәндәй, үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтеп җырлый алар бүген.
Армиягә китәм әле,
Китәм, дуслар-туганнар.
Барырбыз да, кайтырбыз да,
Сау булыгыз, туганнар!
Киттеләр! Автобус тәрәзәсеннән кулъяулыкларын болгый-болгый, әти-әниләрен, авылдашларын сагыш-моңга салып, Торачыдан ике егет китте. Бергә бу якты дөньяга аваз салган, бергә җитәкләшеп беренче класска укырга барган, бергә укуны тәмамлаган ике дусны Шәмсиев Дамир белән Фазлыев Рузалинны озатты ил сагына авыл халкы. Әти-әнигә сагыш-моңга батмаслык та түгел. Кайда эләгә бит әле аларның юкны бар итеп кадерләп үстергән уллары. Инде өч ел әллә кайдагы Әфганстан илендә барган куркыныч сугыш утларга сала аларны. Аның нарасые гына эләкмәсен бу сугышка, исән-имин кайтып керсен балакае туган-үскән җирләренә. Тик егетләрнең тәкъдирләре шулай язылган булган, күрәсең. Частька барып керү белән командирлар монда җыелган егетләрнең 90%ы Әфганстанга китәчәген белдерәләр. Егет кеше туганда ук корал тотып туа дигәннәре дөрескә киләдер инде. Берничә ай мылтык тотып карарга өйрәнеп, декабрьнең 27сендә Кандагар шәһәренә килеп урнаша алар. Бер-берсен күз карашыннан аңлаган ике дус һаман бергә. 4 гыйнвар көнне беренче тапкыр сугышка кереп китәләр алар. Фазлыев Рузалин – батальон сагы составында юллар сагында, Шәмсиев Дамир – БРДМда солдатлар төялгән машиналарны, танкларны каршы алып, озатып йөрүче. Һәрвакыт ут эчендә, уйламыйча, тикшермичә бер адым читкә атлау юк, шуны белә егетләр. Берничә тапкыр яралану, госпитальдә терелеп чыгуга – тагын шунда, Кандагарга.
“Башта бернәрсә дә куркыныч булып күренмәде, тик кайтырга көннәр якынайган саен, ничек тә исән-имин Торачы авылына, әткәй-әнкәем янына кайтасым килгәнен бик нык хәтерлим”,– дип искә ала Дамир.
Ату-шартлау, күккә очкан машиналар, авыр яралардан соңгы сулышын алган дуслары турында артык сөйлисе килмәде инде чәчләренә чал төшкән Әфган сугышы ветеранының.
Кайтыр алдыннан яңа призывникларны китерделәр безнең янга. “Башкортстаннан бармы?” – дибез. “Бар!” – дип кычкыралар. “Илештән бармы?”– дибез. “Бар!” – диләр. “Исәмәт авылыннан бармы?” “Бар, әнә бит яныңда басып тора”, – диләр. Янымда торган икән Исәмәт авылыннан Фәнис абыйның малае Хәлил. Кочаклашып күрештек. Күземнән тәгәрәп яшьләр чыкканын сиздем шунда. Хәлил дә ике ел хезмәт итеп, исән-сау Исәмәтенә кайтты. Ике ел ярым Әфган сугышында булып, тугызынчы февраль көнне авылга кайтып төштек Рузалин белән. Авылда сайлау көне. Әфганнан чыгып киткәндә 18-20 градус эссе булса, 30 градус салкын белән каршы алды безне авыл. Ишек бикле, әткәй-әнкәй картыйларда булган, хәзерге кебек сотовый юк. Йозакны бер тарткан идем, ачылды. Кереп калын әйберләр табып киенә башлауга – ишек тавышы. Китте елаулар, кочаклашулар, дуслар, күршеләр кереп тулды. Рузалинны да шулай өй тулы кеше белән каршы алганнар. Аягында ноские да булмаган икән аның. Аяклары кып-кызыл. Әнисенең тезләнеп ап-ак оекбашлар кидергәнен сөйләделәр соңыннан. Бездән соң Торачы авылыннан тагын бер егетебез Салават Таһиров Әфган сугышында булып, исән-сау авылга әйләнеп кайтты. 1987нче елны Илештән килгән җиде егетнең берсе булып, сугышка керә Салават. 1989нчы елны сугышны тәмамлап, туган ягына әйләнеп кайта. Минбат 66 маркалы машинада сопровождающий була Салават. Батырлыгы өчен командование тарафыннан исемле сәгать белән бүләкләнә.
Торачы авылының өч бөркете дип атадым бу язмамны. Әйе, бөркет булып яуга ташландылар, яхшы хезмәтләре өчен командование тарафыннан бик күп мактау кәгазьләре алдылар. Тыныч тормышта да бөркет булып яшиләр алар. Гаилә кордылар. Рузалин белән Дамир тагын икәү бергә Себер якларына юл тоттылар. Матур хезмәт юлы үттеләр.
Дамир бүген авылда, әтисе белән әнисенең нигезен яңартып, гөл-чәчкә оясы ясады. Быел инде бөркетләребез үзләренең 60 яшьлек юбилейларын каршы алачак.
Салаватыбыз да матур итеп гаилә корды, матур дөньялар җитештерде, иптәше белән кадерләп ике кыз үстерделәр. Тик кырау тиде бәхетенә Салаватның. Сугышны җиңеп чыккан солдат, юк кына чирдән, авыл халкын олы кайгыга салып, безне мәңгелеккә ташлап китте.
МХОда булган егетләр дә исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде берүк.
Мәрьям ШӘМСИЕВА,
БР журналистлар союзы әгъзасы.