Зур Чирекле егет-кызлары изге эшкә алынган.
Бөтен Русия буенча уза торган «Игелек талисманы» акциясе кысаларында Зур Чирекле урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Г. К. Мәхмүтова җитәкчелегендә махсус хәрби операция сугышчылары өчен кечкенә талисманнар ясадылар. Һәрбер талисман – ул мәхәббәт һәм җылылык кисәге, балалар аны сугышчыларыбызга бирәләр, аларга кыюлык, тәвәккәллек, уңышлар, ә иң мөһиме - нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс батырлык һәм көч телиләр.
Мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм күңел җылысы белән эшләнгән талисманнар алар өчен менә дигән бүләк булачак һәм русиялеләрнең йөрәкләрендә яши торган уртак бердәмлекне тоярга ярдәм итәчәк.
Һәр кешегә үзе яклаган кешеләрнең ярдәмен тоярга кирәк. «Яхшылык талисманы» акциясендә катнашып, без яклаучыларыбызга ярдәм итәбез. Без бергә!
Барлык әзерләнгән талисманнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк. Һәр хәрби үзенең язмышына битараф булмаган дусларының җылысын һәм ярдәмен тоя алачак!
8а сыйныф җитәкчесе Г. Мәхмүтова.
Ульяновски өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәктәбе.