Бүген Уфа шәһәрендә чираттагы уникаль спорт чарасы старт алды: сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында “Без бергә. Спорт” кышкы бөтенрусия спартакиадасы башланды. Бөтен ил күләмендә ул беренчегә үткәрелә. Ярышларда илнең 30 төбәгеннән 800 спортчы катнаша. Башкортстан җыелма командасы составында 30 кеше.
Тау чаңгысы ярышларында Баймак районының Карышкы авылыннан Инсаф Вәлишин катнаша. Тау чаңгылары белән ул Уфа шәһәрендәге ишетмәүчеләр коррекция интернат-мәктәбендә өлкән сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлаган булган. Әлеге вакытта ул Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис колледжында икенче курста укый.
Салават шәһәреннән Сергей Антипин шахматта, Әбҗәлил районының Рыскужа авылыннан Зөлфир Зәйнуллин чаңгы ярышларында көч сынашачак.
Спартакиаданы тантаналы ачу 8 февральдә Уфа шәһәрендәге Көрәш сараенда үтәчәк. 14 февральдә спартакиада ябыла.
resbash.ru/news/sport/2025-02-06/bashkiriya-poboretsya-za-medali-spartakiady-my-vmeste-sport-4111407