Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар , 13:58

«Хәтер шәме» митингы узды

Без Җиңү хакын беләбез, халкыбыз батырлыгы белән горурланабыз!

«Хәтер шәме» митингы узды
«Хәтер шәме» митингы узды

Без Җиңү хакын беләбез, халкыбыз батырлыгы белән горурланабыз!

 

27 гыйнвар көнне Маршал Жуков исемендәге скверда Уфаның 84 санлы татар гимназиясенең педагогик коллективы тәкъдиме белән Ленинград блокадасының тулысынча тәмамлануының 81 еллыгына багышланган «Хәтер шәме» митингы узды.

Митингта катнашучылар һәлак булган ленинградлыларны һәм Ленинградны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алды. Катнашучылар бу авыр көннәрне кичергән һәм азатлык өчен көрәшкән барлык кешеләргә истәлек һәм хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.

Катнашучылар арасында укучылар, укытучылар, ата-аналар бар иде. Уфа шәһәр округы депутаты Николай Вальтерович Романов нотык тотты.  Шулай ук гимназиябезне тәмамлаган Азат Билалов чыгыш ясады. Без Җиңүнең нинди бәяләр белән яулануын беләбез,  хәтерлибез һәм ата-бабаларыбызның бөек даны белән горурланабыз!

 

«Хәтер шәме» митингы узды
«Хәтер шәме» митингы узды
«Хәтер шәме» митингы узды
«Хәтер шәме» митингы узды
«Хәтер шәме» митингы узды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: